Венеция кинофестивале

Венеция халыкара кинофестивале (итал. Mostra Internazionale d’Arte Cinematografica) — дөньяның иң борынгы кинофестивале. Ул 1932 елда итальян диктаторы Бенито Муссолини тәкъдиме белән оештырыла. Һәр елның икенче яртысында (гадәттә, август-сентябрь айларында) Венециянең Лидо утравында уза. Фестивальның төп бүләге — «Алтын арыслан».

Венеция кинофестивале
Нигезләнү датасы 1932
Сурәт
Рәсми исем Mostra Internazionale d'Arte Cinematografica della Biennale di Venezia
Дәүләт  Италия
Урын Венеция
Вакыйганың ешлыгы 1 ел
Рәсми веб-сайт labiennale.org/en/cinema/(ингл.)
Ай Сентябрь һәм август
Карта
 Венеция кинофестивале Викиҗыентыкта

Фестиваль берничә өлештән тора:

  • Төп программа
    • Төп бәйге
    • «Офыклар» (Orizzonti) бәйгесе
    • Кыскаметражлы фильмнар (Corto Cortissimo) бәйгесе
    • Конкурстан тыш
  • Кино базары
  • Бәйсез һәм параллель кино бүлеге

Шулай ук бәйгедә Луиджи Ди Лаурентис исемендәге премия һәм жюриның махсус бүләге тапшырыла.

Сылтамалар үзгәртү