Вегетатив-кан тамырлары дистониясе

Соңгы вакытта сезнең кәефегез начарланып китте... Бу сезнең эш урынында, тормышыгызда килеп чыккан киеренкелеккә бәйле булырга кирәк. Сез бик тиз арыйсыз, хәлсезлек борчый, йокыгыз бозылган, шуның у өстенә еш кына башыгыз авырта, йөрәк тирәсендә күңелгә ятышсыз тойгылар барлыкка килә.Сез мөрәҗәгать иткән табиб сезгә вегетатив-кан тамырлары дистониясе дигән диагноз куя. Бу диагноз артында нәрсә яшеренә соң? «Дистония» — дип аталган грек сүзе артында бөтен организмның, аның аерым системаларының һәм органнарының тонусы озак вакыт дәвамында актив рәвештә патологик үзгәрештә булуы яшеренә. Бу халәт вегетатив нерв системасының функциясе бозылуы нәтиҗәсендә килеп чыга, чөнки я ул эчке органнарның эшчәнлеген контрольдә тота. Шулай ук организмда бара торган бик күп физиологик һәм биохимик процессларны көйли. Болар дан кала, гомеостаз (физиологиядә—организмдагы эчке тирәлекнең чагыштырмача динамик даимилеген саклавы һәм тотрыклыгы) өчен ; дә җавап бирә. Кыскача гына әйткәндә, аның нинди зур әһәмияткә ия икәнлегенә бәя бирү дә бик авыр. Вегетатив нерв системасы ике төп өлештән тора — симпатик һәм парасимпатик нерв системалары. Ал арның функцияләре капма-каршы юнә- лештә. Мәсәлән, симпатик өлеше организмда артерия һәм веналарны тарайта, йөрәк кыскаруын тизләштерә, кан басымын күтәрә, ашкайнату тракты мускулатурасын кыскарта. Ә менә парасимпатик өлеше артерия * һәм веналарны киңәйтә, йөрәк кыскаруын акрынайта, ашказаны-эчәклек трактының эшен көчәйтә.

Вегетатив-кан тамырлары дистониясе

Гадәттә, аларның эше тигез бара һәм организм авырлык кичерми. Ләкин аларның берәрсенең функциясендә тайпылыш килеп чыкса, вегетатив-кан тамырлары дистониясе барлыкка килә.

Мондый халәт килеп чыгуның төп сәбәпләре—нәселдәнлек, организмның гормональ үзгәреше (мәсәлән җенси өлгерү, климакс), эндокрин система я авырулары (аерым алганда калкансыман биз чирләре), төрле инфекцияле авырулар. Вегетатив нерв системасының эше бозылуга аз хәрәкәтле тормыш рәвеше алып бару, төрле стресслар, физик арыганлык та китерә.

Шунысын дә әйтергә кирәк, бу чирнең иң яхшы профилактикасы—сәламәт тормыш рәвешен саклау.

Кайбер очракларда дистония балачактан ук башлана. Моңа гипоксия (баланың ана карынында яки туган вакытта кислород ачлыгы кичерүе), бала тудырганда барлыкка килгән травма, үзәк нерв системасында килеп I чыккан үзгәрешләр китерә. Соңга таба физиологик процесслар (мәсәлән, йокы) тайпылышы барлыкка килә. Мондый балалар югары сулыш юллары инфекцияләреннән бик еш интегәләр, баш авыртуга зарланалар һәм һава торышы, ел фасылы үзгәрешләрен начар кичерәләр. Әти-әниләргә бу очракта педиатр киңәшләренә колак салу тәкъдим ителә.

Зурларда чир еш кына 20-40 яшьләр тирәсендә вегетатив-кан та­ мырлары кризы өянәге формасында күзәтелә. Бу вакытта вегетатив нерв системасының симпатик нерв өлеше активлашып китә, халәт баш авыр­ тудан башланып китә, йөрәк кага башлый, бит кызарып чыга. Артериаль кан басымы күтәрелә, пульс тизләшә, тән температурасы күтәрелә, тән калтырый башлый, сәбәпсез курку барлыкка килә.

Вегетатив нерв системасының парасимпатик өлеше активлашуы хәлсезлек, кан басымы, тән температурасының төшүе, пульс акрынаюы белән характерлана. Вегетатив-кан тамырлары дистониясен дәвалау комплекслы алып барыла. Дарулар белән дәвалау йөрәк-кан тамырлары, вегетатив нерв системасы эшчәнлеген яхшыртуга, кан басымын төшерүгә юнәлдерелә, тынычландыручы дарулар һәм витаминнар да тәкъдим ителә. Физиотерапевтик һәм чыныктыручы процедуралар яхшы нәтиҗә бирә, шулай ук дәвалау физкультурасының файдасы бик зур.

Вегетатив-кан тамырлары дистониясен дәвалауда фитотерапия киң кулланыла. Кан басымы түбән булганда, мондый катнашма тәкъдим итәргә була: 20 г гөлҗимеш җимешләре, 20 г алтын тамыр (родиола розовая) тамырлары, 20 г сөйкемле куак (заманиха) тамырлары, 25 г кызыл дүләнә (боярышник кроваво-красный) җимешләре, 15 г кычыткан (крапива двудомная) үләне, 10 г тишек яфраклы сары мәтрүшкә (зверобой проды- рявленный) алына. 1 аш кашыгы коры катнашманы кайнап торган суга салырга һәм 2 сәгать төнәтеп сөзәргә. Организмның тонусын күтәрү өчен, коненә 3 тапкыр 1/3 стакан төнәтмә эчәргә кирәк.

Мондый көйсезләнүләр дөньяда яшәүче 1,5-4 % ка якын кешеләрдә күзәтелә. Хәлегезне җиңеләйтер өчен күңелегезне тынычландыру юлларын таба алсагыз яхшы булыр. Аны булдырырга, үз тирәгездә тыныч тормыш, сезгә яхшылык, изгелек теләүче дусларыгыз, туганнарыгыз ярдәм итә алыр­ лар иде. Тынычландыра торган дарулар кабул итү дә файдалы. Рухи халәтне дәвалый торган табибларның киңәшләре бик зур ярдәм күрсәтергә мөмкин.

Вегетоневроз, гипертония авыруларына климакс булган чорларда кызыл ; дүләнә җимешләренең файдасы тия. Моның өчен 1 аш кашыгы җимешләрне 1 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать җылы урында тотарга һәм аннан соң сөзәргә кирәк. 1 аш кашыгы төнәтмәне көненә 3-4 тапкыр ашаганчы эчәргә. 10 г кызыл дүләнә чәчәкләрен 100 г аракыга, йә спиртка салып 10 тәүлек тоткач, сөзәргә кирәк. Барлыкка килгән төнәтмәне көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан 25 әр тамчы эчәргә.

Искәрмәләр үзгәртү