Ве́га (Вакыйг, гарәп. النسر الواقعән-нәср әл-вақый‘ — «төшүче тазкара»[1]; Лира α, Лира альфасы, α Lyr) — Лира йолдызлыгының иң якты йолдызы, күк йөзендә яктырыш буенча бишенче урында тора. Кояштан 25,3 яктылык елы ераклытка урнаша. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары — җәй.

Лира йолдызлыгында Вега урнашуы
Вега (сулда) Кояш белән чагыштырганда
Җәйге өчпочмак

Физик хасиятләр үзгәртү

Вега — 0,03m йолдызча зурлыктагы үзгәрмә йолдыз. Ул үз күчәре тирәсендә бик тиз әйләнә. Аның экваторында әйләнә тизлеге 274 км/с тәшкил итә. Йолдыз тирәсендә тузан түгәрәге әйләнә.

Тарих үзгәртү

Гарәп телендә йолдызның исеме — «төшүче тазкара» белдерә, чөнки борынгы дөньядә Лира йолдызлыгы тибүче каракош яки тазкара кебек сурәтләнгән.

Моны да кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вакыйг — булучы, чын. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.