Ваҗиб (гарәп. واجب‎‎ваҗиб[1]) — Ислам дине төшенчәсе, үтәлергә тиешле дини эш.

Ислам буенча бәндәләрнең гамәлләре сигез төрле була: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкруһ, мөстәкрәһ. Иң беренче чиратта фарыз, моның соңында ваҗиб, аннан соң сөннәтләр килә һ.б.

Ваҗиб — эшләнүе мәҗбүри, шиксез үтәлергә тиешле, эшләнми калмаска тиешле эш, бурыч. Ваҗиб мәҗбүри үтәлергә тиеш, аны кылган кеше саваплы булыр, кылмаганы гөнаһлы булыр. Ваҗибларга ышанмаган кеше зур гөнаһлы булыр, дип санала.

Ваҗиб гамәлләрнең кайберләре: витер намазын уку, гает намазларын уку, фитыр сәдакасын бирү, корбан чалу һ.б.

Ваҗиб сүзе әдәби әсәрләрдә үзгәртү

Мәҗит Гафури язган «Диңгез буенда» шигыреннән өзек:

«Таш күңелләр йомшап, яңгыр булып
Ява торган вакыт — бу зур эш;
Ярдәм кулын сузу ушбу көндә
Ваҗиб кына түгел, фарыз эш…»

Габдулла Тукайдан өзек:

«Сезгә ваҗибдыр миңа ярдәм кылу»

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ваҗиб — 1) тиешле, шиксез үтәргә тиешле, үтә кирәкле; 2) өскә йөкләнеп, эшләнми калмаска тиешле эш, бурыч; 3) үтәлергә тиешле дини эш. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 52.