Васил Хәннанов
Васил Миргазыян улы Хәннанов (1956 елның 26 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Октябрьский ― 2024 елның 24 феврале, РФ, БР, Уфа) ― рәссам, каллиграф. Россиянең атказанган һәм Башкортстан Республикасының атказанган (1999) һәм халык (2023) рәссамы, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).
Васил Хәннанов | |
---|---|
Туган телдә исем | Васил Миргазыян улы Хәннанов |
Туган | 26 сентябрь 1956 СССР, БАССР, Октябрьский |
Үлгән | 24 февраль 2024 (67 яшь) РФ, БР, Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | рәссам |
Биографиясе үзгәртү
Хәннанов Васил Миргазыян улы 1956 елның 26 сентябрендә БАССРның Октябрьский шәһәрендә туа.
1979 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.
1990 елдан — «Чингисхан» иҗат берләшмәсе әгъзасы[1], 1992 елдан-берләшмә рәисе.
Хәннанов - Башкортстан Республикасының Наил Лотфуллин исемендәге Хәзерге заман сәнгате музее директоры.
Башкортостанда яшәүче татар рәссамы[2].
Вафаты үзгәртү
2024 елның 24 февралендә 68нче яшендә Уфада вафат[3]. Уфаның Көньяк зираты[d] Дан аллеясында җирләнгән[4].
Эшләре үзгәртү
Васил Хәннановның картиналары М. В. Нестеров исемендәге БДХМДА, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан), «Казан» милли-мәдәни үзәге (Казан), «Туран» халыкара бәйсез мәдәни фонды (Стамбул, Төркия), Заманча рус сәнгате музее (Джерси-Сити, АКШ), Чиләбе өлкәсе картиналар галереясы, Краснодар Дәүләт сынлы сәнгать музее, "Восток" фонды ААҖ (Өфе), «Урал» ДСИ (Уфа), «Мирас» (Өфе, Мәскәү), «Academia» сәнгать галереясе (Уфа, УТИС), Россиядә һәм чит илләрдә шәхси җыелышларда саклана.
Күргәзмәләре үзгәртү
Васил Миргазыян улы - «Чингисхан» төркеме составында республика, зона, халыкара күргәзмәләрдә, шул исәптән:
- «Татарстан» (1991)
- "Билгесез Россия" (1998)
- «ЕВРО-АРТ 1999» (1999), (Барселона, Испания)
- «Чингисхан» ТО модуль экспозициясе (2000, Мәскәү, "Манеж")
- «Россиядә мөселман сәнгате традицияләре хәзерге аспектта» (2000)(Мәскәү, Мисыр Илчелеге)
- «Башкортстанның заманча сынлы сәнгате» (2001, Санкт-Петербург)
Бүләкләр һәм исемнәре үзгәртү
- БР атказанган рәссамы (1999)
- Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2017)
- БР халык рәссамы (2023)
Гаиләсе үзгәртү
Хатыны Гөлнара. Уллары ― халыкара конкурслар лауреатлары, скрипкачы, Башкортстанның атказанган артисты Чыңгыз Хәннанов һәм виолончелист Искәндәр Хәннанов, Тима (Тимур?) һәм кызлары Камилә[4].
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Чингисхану — 20 лет (Эмма Соловкова) / Проза.ру — национальный сервер современной прозы
- ↑ Полномочное Представительство Республики Башкортостан при Президенте Российской Федерации, archived from the original on 2021-04-25, retrieved 2021-04-06
- ↑ Эдуард Кускарбеков. В Уфе на 68-м году жизни скончался художник Василь Ханнанов. ИА «Башинформ», 24.02.2024
- ↑ 4,0 4,1 Лейла Аралбаева. В Уфе простились с заслуженным художником России Василем Ханнановым. ИА «Башинформ», 25.02.2024
Сылтамалар үзгәртү
- https://web.archive.org/web/20140313162007/http://rinfom.ru/zhivopis/hannanov
- http://omskpress.ru/news/29940/gogen_na_zanaveskax_i_sposob_lyubvi/
- https://web.archive.org/web/20160304235636/http://www.shamail.antat.ru/Mans/Hannov/Hannov.htm
- http://www.calligraphy-museum.com/rus/Participants/Vasil_Khannanov.aspx
- Художник Василь Ханнанов 2021 елның 30 сентябрь көнендә архивланган.
- Картины художника Василя Миргазияновича Ханнова 2021 елның 11 апрель көнендә архивланган.на сайте ArtAgeLess.com 2014 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган.
- «Персидские мотивы» — персональная выставка Василя Ханнанова в Стерлитамаке 2021 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.