Васил Заһретдинов

рәссам, педагог

Васил Заһретдинов, Васил Вагыйп улы Заһретдинов (1966 елның 18 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Әлки) — рәссам, пейзаж остасы, И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының өлкән укытучысы (2003—2010), Чуашстан мәдәният министрлыгының Чабаксар нәфис сәнгать училищесы (техникум) югары категорияле укытучысы (2010 елдан). РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы (2001 елдан). Чуашстан Башлыгы премиясе иясе (2018).

Васил Заһретдинов
Туган телдә исем Васил Вагыйп улы Заһретдинов
Туган 18 гыйнвар 1966(1966-01-18) (58 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Әлки
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, педагог
Бүләк һәм премияләре Чуашстан Башлыгы премиясе (2018)
Сайт Василь Загретдинов

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1966 елның 18 гыйнварында Татарстан АССР Буа районы Әлки авылында туган. Биш яшендә гаиләсе белән Буага күченгән. Буаның А. В. Луначарский исемендәге урта мәктәбен (1983), «декоратор-бизәүче» белгечлеге буенча Казан сәнгать-төзелеш училищесын (1985), «сынлы сәнгать, сызым, хезмәт укытучысы» белгечлеге буенча И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын (1994), шул ук югары уку йортының аспирантурасын «Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать һәм архитектура» белгечлеге буенча (2008) тәмамлаган[1].

Сынлы сәнгать өлкәсендәге осталыгын Мари Илнең сынлы сәнгать өлкәсендә А. В. Григорьев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы доцент В. А. Чеботкин студиясендә, Россия Рәссамнар берлегенең И. Е. Репин исемендәге Академия дачасында (2004 елдан) арттыра.

Хезмәт юлы үзгәртү

1994—1995 елларда Чабаксарда балалар сәнгать мәктәбендә укыта.
Шәһәр рекламасы буенча баш белгеч, сәнгати-конструкторлык эшләре төркеме җитәкчесе, 1997—1999 елларда Чабаксар хакимиятенең шәһәр дизайны бүлеге башлыгы вазифаларында эшләгән.
2003—2010 елларда И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының өлкән укытучысы. 2010 елдан Чуашстанның мәдәният, милләтләр эшләре буенча һәм архив эше министрлыгының Чабаксар нәфис сәнгать училищесының (техникум) югары категорияле укытучысы[2].

Иҗаты үзгәртү

1991 елдан иҗат белән шөгыльләнә. Күпчелек эшләрен юеш майлы буяулар белән иҗат итә. Пейзаж остасы буларак билгеле. Нинди ел фасылын тасвирламасын — яктылык хөкемдар. Аның композицияләрендәге ераклыклар, камилләшкән яктылык һәм гомумиләштерелгән формалар, сәнгати идеяләр — һәммәсе дә рәссамның югары зәвыгын раслый. Туган ягы Буа табигатен дә бик теләп сурәтли.

Республика, зона, Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узган күпсанлы күчмә пленэрларда, шул исәптән, халыкара Репин пленэрында (Чугуев, Харьков өлкәсе, Украина, 2006, 2013), Бөтенроссия «Бозаулык урманы» (Бозаулык, Ырынбур өлкәсе, 2012, 2016), «Вятка провинциясе» (Яраң, Киров өлкәсе, 2014, 2015), «Кырым — минем йөрәгемдә» (Бакчасарай, Феодосия, 2020) һ. б. пленэрларда катнаша[3].

Төп эшләре: «Март кояшы» (2004), «Мзымта елгасы» (2006), «Көнбагышлар» (2006), «Елга ярындагы каен» (2008), «Яклаучылар» (2008), «Болыт» (2008), «Яз яшеллеге» (2008), «Көз алтыны» (2008), «Иске капкалар» (2009) һ. б.[4].

Әсәрләре «Казан» ММҮ музеенда, Ырынбур сәнгать музеенда, Буа, Бөгелмә шәһәр картина галереяларында, Кызыл Чутай, Мария Посады, Ядернә, Яраң, Чугуев картина галереяларында, Россиянең һәм чит илләрнең шәхси тупланмаларында саклана.

  Табигать образларын иҗат иткәндә, Васил Заһретдинов тамашачы алдына әйләнә-тирә мохитне тирәнтен аңлаучы һәм тоючы зур оста буларак та, тамашачы күңеленә шатлыклы илһам тойгысы иңдерүче сәләтле лирик буларак та килеп баса [5]
Анатолий Данилов, Чуашстанның атказанган рәссамы
 

Әдәбият үзгәртү

  • Зилә Нигъмәтуллина. Табигать мизгелләре. Мәдәни Җомга, 2020 ел, 20 ноябрь, № 46, 24нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Василь Загретдинов. livemaster.ru(рус.)
  2. Открытие персональной выставки преподавателя БПОУ «Чебоксарское художественное училище (техникум)» Минкультуры Чувашии Василя Вагиповича Загретдинова. 2020 елның 31 октябрь көнендә архивланган. Сайт БПОУ ЧР «Чебоксарское художественное училище (техникум)» Минкультуры Чувашии, 16.11.2016(рус.)
  3. Художник Загретдинов Василь Вагипович. artnow.ru(рус.)
  4. Загретдинов Василь Вагипович. Национальная библиотека Чувашской Республики(рус.)
  5. Василь Загретдинов. Библиотека Кировских островов(рус.)