Василий Петренко

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Василий Петренко - Советлар Союзы Герое, Генерал-лейтенант (1967), профессор (1970), хәрби фәннәр кандидаты (1961).

Василий Петренко
Туган телдә исем Петренко Василий Яковлевич
Туган 1 гыйнвар 1912(1912-01-01)
Украинаның Полтава өлкәсе Чутово районы Кочубеевка авылы
Үлгән 21 март 2003(2003-03-21) (91 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны «Ракитки» зираты
Милләт украин
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d]
Һөнәре укытучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Ике Ленин ордены, Өч Кызыл Байрак ордены,II һәм III дәрәҗә Суворов ордены,I дәрәҗә Ватан сугышы ордены,Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, III дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены, Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант
Гыйльми дәрәҗә: хәрби фәннәр нәмзәте[d]

Биографиясе үзгәртү

Петренко Василий Яковлевич 1912 елның 1 гыйнварында Украинаның Полтава өлкәсе Чутово районы Кочубеевка авылында туган. Милләте -украин. Урта мәктәпне тәмамланганнан соң, туган авылында хезмәт куя.

1929 елда Кызыл Армия сафларына алына.

Хәрби пехота училищесын (1932) һәм М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне (1940) тәмамлый.1942 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Сугышчан юлы үзгәртү

Василий Яковлевич 1942 елның июлендә  Бөек Ватан сугышына Чутово РХК тарафыннан алына. 1943 елның мартына кадәр – Воронеж фронтында, аннары – Үзәк һәм I Украина фронтларында катнаша. Контузияләнгән. Полковник В.Я. Петренко җитәкчелегендәге 226 нчы укчылар дивизиясе 1943 елның 13 сентябрендә дошманның саклану ныгытмаларын өзеп, сугыша-сугыша 160 км ара уза, 138 торак пунктын, шул исәптән Глухов шәһәрен азат итә, шуның өчен «Глухов» исеме ала. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш юнәлешләрдә чигенүче дошманны эзәрлекли, фашист солдатларын һәм офицерларын, коралын һәм техникасын юкка чыгара килеп, Петренко дивизиясе 1943 елның 24 сентябренә Днепрга килеп җитә һәм аның көнчыгыш ярында, Колодня күленнән көнбатышка таба 3 километрга сузылган фронт буенча туплана. 25 сентябрьгә каршы төндә Петренко частьлары елганы кичә башлый, аның үзәнендәге ике утрауны сугышып ала. Дошманның көчле контрһөҗүменә, бомбага һәм артиллерия утына тотуына карамастан, бер тәүлектән Петренко дивизиясе инде көнбатыш ярдагы Мохово тирәсендә була. Контрһөҗүмнәр вакытында дошманның якынча 8 760 солдат һәм офицеры үтерелә һәм яралана. 12 пулемёт, 2 туп кулга төшерелә, 12 солдат әсирлеккә алына. 2 танк, 23 туп, 15 зенит пулемёты, 73 станоклы пулемёт, 51 җиңел пулемёт сафтан чыгарыла һәм юк ителә. 24 нче гвардия укчылар корпусы командиры генерал-майор Кирюхин дивизиягә оста җитәкчелеге өчен В.Я. Петренконы 1943 елның 13 октябрендә Герой исеме бирүгә тәкъдим итә. 60 нчы армия командующие генерал-лейтенант Черняховский моны хуплавын белдерә. 1948 елда Петренко Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый, Ленинградта 37 нче гвардия механикалаштырылган дивизиясе командиры итеп билгеләнә.

1951 елдан ул Германиядәге совет гаскәрләре төркемендәге корпус командиры урынбасары вазыйфасын башкара.

1953 елдан – шул ук вазыйфада Үзбәкстанда. Монда 1955 елда 30 нчы тау укчылары корпусы командиры итеп билгеләп куела. Генераль штабның Хәрби академиясе каршындагы югары академия курсларын тәмамлаганнан соң 1957 елда Молдавиядәге 14 нче армия командующиеның беренче урынбасары була. Бер елдан М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академиянең оператив-тактик хәзерлек кафедрасын җитәкли. 1976 елда отставкага чыга. 2003 елның 21 мартында Мәскәүдә вафат. «Ракитки» зиратында җирләнгән.

Бүләкләре үзгәртү

Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 17.10.1943 Указы нигезендә бүләкләнгән)

Чыганак үзгәртү

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)