Валле́тта, Ла-Валетта (мальт. Belt Valletta, ингл. Valletta) — Мальта башкаласы, дәүләтнең икътисади һәм сәяси үзәге. Атамасы ритсер Жан Паризо де ла Валетта хөрмәтенә бирелә.

Валлетта
Карта
Ил Мальта
Координатлар 35°53'52"тн, 14°30'45"кнч
Мэр Alexiei Dingli
Мәйдан 0.8 км²
Халык саны 6315 кеше
Сәгать кушагы UTC+1, җәен UTC+2
Телефон коды 356
Почта индексы VLT
Рәсми сайт cityofvalletta.org
Кардәш шәһәрләр Палермо һәм Nobile Contrada dell'Aquila[d]

Географик мәгълүмат үзгәртү

 

Валлетта Мальта утравының төньяк-көнчыгыш ярында урнаша. Өлешчә Скиберрас тауларында ята.

Җәй көннәрен эссе, коры һава өстенлек итә (+36 градуска кадәр). Кыш көннәрен исә башкалада йомшак, яңгырлы һава торышы була (+4 градустан салкынрак түгел).

Шәһәрдә, илдә кебек үк, елгалар юк. Авыл хуҗалыгы өчен су яңгырлар ярдәмендә җыела. Үсемлекләр шулай ук юк дәрәҗәсендә.

Тарих үзгәртү

Хәзерге Валлетта җирендә беренче торак пункты инде б. э. к. IX гасырда булганы билгеле. Шушы вакытта утрауда финикиялеләр колониясе урнашылды.

Халык саны үзгәртү

Шәһәрдә 6 315 кеше яши дип исәпләнә (2005). Күбесенчә бу — мальталеләр, финикиялеләрдән формалашкан халык. Шәһәр халкы мальта һәм инглиз телләрендә сөйләшә. Халыкның әпсәлүт күпчелеге католицизм динендә.

Сылтамалар үзгәртү