Валентин Михайлов

Михайлов Валентин Вахтангович (31 гыйнвар 1944 — ССРБ һәм Россия галиме, сәясәт эшлеклесе, беренче чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы беренче чакырылыш депутаты (1993—1995)[1].

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 31 гыйнвар 1944(1944-01-31) (80 яшь)
Туу урыны Вохомский район[d], Вологда өлкәсе, РСФСР, СССР
Һөнәр төре галим, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Башкарган вазыйфа РФ Дәүләт думасы депутаты[d]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Академик дәрәҗә физика-математика фәннәре кандидаты[d] һәм тарих фәннәре докторы[d]
Әгъзалык Государственная дума Федерального собрания Российской Федерации I созыва[d]
 Валентин Михайлов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Валентин Вахтангович Михайлов 1944 елның 31 гыйнварында Вологда өлкәсенең (хәзерге Кострома өлкәсе) Вохомский районында туган. 1966 елда югары белемне Казан дәүләт университетында ала. 1966 елдан 1969 елга кадәр Казан физика-математика институтында аспирантурасында укый. 1973 елда физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2]. 1969 елдан 1990 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техник институтында эшли. 1990 елда Татарстан АССР халык депутаты итеп сайлана, Татарстан АССР Югары Советы әгъзасы була[3].

1994 елда кабат (алдагылары аның җиңүе вакытында барып чыкмаган дип танылды - 40% тавыш) сайлауларда 23,9% тавыш җыеп, беренче чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты итеп 27 нче Идел буе бермандатлы сайлау округы буенча сайлана (Татарстанның «Тигез хокук һәм законлылык» һәм «Россия сайлавы " Бөтенроссия сайлау блогы тарафыннан тәкъдим ителде). Дәүләт Думасында Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзасы була, "Россия сайлавы" фракциясенә керә[4].

2005 елда «Становление федеративных отношений в Российской Федерации в 1990—2002 годах» темасы буенча тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алуга диссертация яклый[5].

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

I чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү барышында федераль законнар проектларына ике закон чыгару инициативасы һәм төзәтмәләр автордашы булып чыгыш ясый[6].

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Федеральное Собрание России (Совет Федерации. Государственная Дума). Биографический справочник. М., 1995.