Валентина Андрей кызы Эльпи (паспортта - Андреева; 1913 елның 31 гыйнвар, Иске Буян, Цивильск өязе, Казан губернасы (хәзерге Чуашстанның Янтык районы) - 2014 елның 28 сентябрь, Чабаксар) - чуваш язучысы һәм драматургы. Чуваш АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989)[1]

Валентина Эльпи

Тугач бирелгән исеме: Валентина Андреевна Эльпи (Андреева)
Псевдонимнар: Нар Урини
Туу датасы: 31 гыйнвар 1913(1913-01-31)
Туу урыны: Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Җилбулак-Матвеевка авылы
Үлем датасы: 28 сентябрь 2014(2014-09-28) (101 яшь)
Үлем урыны: Чабаксар
Милләт: чуаш
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучысы, драматург
Жанр: проза[d]
Иҗат итү теле: чуаш теле
Дебют: 1946

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәптә укыган, аннан соң Чувашиянең Ормар районы Ковали авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган. 1930 елда Чабаксар медтехникумына укырга керә, ләкин укуын тәмамлый алмаган.

Бер ел Урмара районының Бортас хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. 1932-1934 елларда Козлов районы райгазетасы редакциясендә эшли. 1934 елда "Канаш" редакциясенә эшкә күчте (хәзер "Хыпар"). 1936-1938 еллар редакция хезмәткәрләрен әзерләү мәктәбендә белемнәрен арттырды. 1938-1968 елларда Чуаш АССР Совмины каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитетының балалар тапшыруы мөхәррире вазифасына эшләгән.[2]

Китаплар үзгәртү

Валентина Эльби үз эшләрен балаларга багышлаган. Язучының беренче хикәяләре республика газеталарында һәм журналларында 1946 елдан башлап языла.

  • «Куçса çӳрекен çурт» (Күчүче йорт - хикәяләр) (1956);
  • «Вунтăваттă тултарас умĕн» (Ундүрт яшьлек алдыннан - повесть) ( 1959),
  • «Калавсем» (хикәяләр)(1960);
  • «Çав кунсен чапĕ çухалмĕ» (Бу көннәрнәң даны югалмый - драма) ( 1960);
  • «Кочующий домик» (Күчүче йорт - хикәяләр)(1960);
  • «Эпĕ халь телейлĕ» (Мин бәхетле хәзер) (1963);
  • «Аппапа пĕрле» (Апасы белән бергә)(1963);
  • «Тăрăр вăйă картине» (Уйнарга чыгыгыз - повестьлар, хикәяләр)(1964);
  • «Чĕнтĕрлĕ кĕпер» (Челтәрле күпер - повестьлар)(1967);
  • «Юратнă мăшăрсăр» (Ярату ишсыз - повестьлар, хикәяләр) (1983);
  • «Пулас кинсем» (Киләчәк киленнәр - роман), (2013)[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Андреева (Эльби) Валентина Андреевна 2021 елның 21 декабрь көнендә архивланган.//Государственный архив современной истории Чувашской Республики
  2. Эльби Валентина Андреевна//Сhuvash.org(чуаш.)
  3. Писатели : Эльби Валентина (Валентина Андреевна Андреева) //Культурное наследие ЧувашииКультурное наследие Чувашии(рус.)