Валентина Савостьянова

Валентина Борисовна Савостьянова (1948 елның 21 сентябре, Донецк) — дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Өченче һәм дүртенче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, өченче чакырылышта Россия төбәкләре депутат төркеме, дүртенче чакырылышта «Родина» фракциясе әгъзасы, хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары.

Валентина Савостьянова
Туган 21 сентябрь 1948(1948-09-21) (75 яшь)
Донецк, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр нәмзәте[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Валентина Савостьянова 1948 елның 21 сентябрендә Донецк шәһәрендә туа.

1971 елда Мәскәү дәүләт университетында укуын тәмамлый һәм югары белем алуы турында диплом ала, юридик факультетта белем ала. 2000 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. Юриспруденция буенча кандидатлык диссертациясен яклый — юридик фәннәр кандидаты.

1971 елдан 1986 елга кадәр Пермь шәһәренең Киров районы социаль тәэмин итү бүлеге мөдире булып эшли. Пермь өлкә башкарма комитетының халыкны социаль яклау комитеты җитәкчесенең пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары итеп билгеләнә[1].

1986—1994 елларда Пермь өлкәсе администрациясенең халыкны социаль яклау Комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшли.

1994 елда һәм биш ел дәвамында Пермь өлкәсе администрациясенең пенсия белән тәэмин итү Баш идарәсе башлыгы булып эшли[2].

1999 елда өченче чакырылыш Дәүләт думасына депутатлар сайлауда 137 нче Березники бермандатлы сайлау округы буенча депутат итеп сайлана. Дәүләт Думасында Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын биләгән. Россия төбәкләре депутат төркеме әгъзасы. 2003 елның декабрендә вәкаләтләр тәмамлана.

Дүртенче чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын сайлауда Березники бер мандатлы округында яңадан җиңү яулый һәм вәкаләтләрен 2007 елга кадәр озайта. Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары вазыйфасында эшен дәвам иткән. «Родина» фракциясе әгъзасы. Вәкаләтләр 2007 елда тәмамлана[3].

Гаилә үзгәртү

Кияүдә, ике ул тәрбияли. Ире — Михаил Матвеевич, хәрби хезмәткәр, отставкадагы подполковник, Пермь өлкәсенең табигатьне саклау комитетында эшләгән[4].

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Савостьянова, Валентина Борисовна это что такое Савостьянова, Валентина Борисовна: определение — История.НЭС. interpretive.ru. 2020-04-23 тикшерелгән.
  2. Lobbying.ru | Персоналия: Савостьянова Валентина Борисовна. lobbying.ru. әлеге чыганактан 2019-10-24 архивланды. 2020-04-23 тикшерелгән.
  3. Савостьянова Валентина Борисовна. www.gosduma.net. 2020-04-23 тикшерелгән.
  4. САВОСТЬЯНОВА Валентина Борисовна, фото, биография. persona.rin.ru. 2020-04-23 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү