Тирон Вадим Васильевич (15 июль 1947) — ССРБ һәм Россия җырчысы (баритон). РСФСР-ның атказанган артисты. Россия Федерациясенең халык артисты. Тверь академия филармониясе солисты. Тверь шәһәренең мактаулы гражданы.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 15 июль 1947(1947-07-15) (76 яшь)
Туу урыны Монголия Халык Республикасы[d]
Һөнәр төре җырчы
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Бүләкләр
РСФСР атказанган артисты Россия Федерациясенең халык артисты

Биографиясе үзгәртү

Вадим Васильевич Тирон Монголия республикасында хезмәт иткән Совет Армиясе офицеры гаиләсендә туа. Бер елдан соң гаилә даими яшәү урынына Башкортстанның Күмертау шәһәренә күченә. Вадим мәктәпнең үзешчәнлек түгәрәгендә актив шөгыльләнә, ә соңыннан эстрада оркестрында җырлый башлый. Ул армиядә хәрби ансамбльдә хезмәт итә. 1971 елда Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә, аны 1976 елда тәмамлый, шушы ук елда Тирон Бөтенрусия совет җырларын башкаручыларның "Кызыл канәфер" конкурсы лауреаты була. Югары уку йортының дүртенче курсында ук аны Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына эшкә чакыралар. Тирон башкарган башлангыч партияләрнең берсе "Кармен" операсында Данкайре партиясе була[1].

1978 елда артист Калинин шәһәренә, хәзерге Тверь шәһәренә күченә, монда Тверь академия филармониясенең сәхнәсендә эшли башлый. Ул тулы хокуклы опера җырчысы була. Башкарылган ролләре арасында Риголетто, Евгений Онегин һәм Алеко була. Карьерасында төп вакыйгаларның берсе булып аның режиссер Борис Покровский белән хезмәттәшлеге тора[2].

Вадим Васильевич Калинин филармониясе белән даими гастрольләргә чыга. Ул ун тапкырдан артык итальян театрлары сәхнәләрендә чыгыш ясый. Вадим Тиронга 1988 елда «РСФСР-ның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә, ә ун ел үткәннән соң, 1998 елда "Халык артисты" дигән исемгә лаек була.

Тирон төрле Филармония фестивалләрендә: «III мең еллыкка ышаныч белән» Раштуа форумында, «Твердә музыкаль көз», Берновта Пушкин байрамы һәм Князев шәһәрендә Лемешев байрамында даими катнаша. Россиянең билгеле оркестрлары белән чыгыш ясый, алар арасында – Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясенең рус халык инструментлары академиясе оркестры, Н.П.Осипов исемендәге Россия Милли академия халык инструментлары оркестры, В.П.Дубровский исемендәге Смоленск рус халык оркестры, Мәскәү дәүләт академия филармониясенең симфония оркестры, шулай ук Тверь камера «Россия камератасы» оркестры [3].

Тверь шәһәрендә яши.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • 1988 — «РСФСР-ның атказанган артисты».
  • 1998 — Россия Федерациясенең халык артисты.
  • 2002 — Тверь өлкәсе губернаторының «Тверь өлкәсен үстерүдәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе.
  • 2011 — Тверь өлкәсе губернаторының «Изге Тверь Михаил Тәресе» мактаулы тамгасы.
  • 2016 — Тверь шәһәренең мактаулы гражданы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү