Бөҗәк үтергечләр

Бөҗәк үтергечләр, инсектицидлар (лат. insectum «бөҗәк» + лат. caedo «үтерәм») - зарарлы бөҗәкләрне, аларның күкәйләрен һәм кортларын бетерә торган пестицидлар. Төп кулланылу өлкәсе - авыл хуҗалыгы культураларын саклау.

Азык-төлек, үзагач, тукымалар саклау, көнкүрештәге бөҗәкләр белән көрәш өчен дә кулланыла.