Викибирелмәләрнең буш элементы

Бөек чуалыш — Бәрдибәк хан үлгәннән соң, Алтын Урда тәхете өчен феодаль төркемнәр арасындагы көрәш.

Алтын Урда дәүләте әләме

Сәбәпләр үзгәртү

Бәрдибәк сәясәте нәтиҗәсендә, ул үлгәннән соң Батый хан нәселеннән тәхеткә утыручылар калмый, ә туры булмаган ханлыкка дәгъвачылар күп була. Шул ук вакытта табигать шартлары начарая, җир уңдырышлыгы, терлек кими, сәүдә итүдән керем әзәя. Үзәк хакимиятнең йогынтысы кимү белән аерым кланнар(төркемнәр) көчәеп китә. Сәяси кризис 1346 елда Кытайдан кергән чума авыруы шартларында бара.

Ханнар алмашы үзгәртү

Бәрдибәк хан үлгәннән соң (Никон елъязмасы буенча үтерелгән), беренче булып тәхеткә Көлпә хан килә. Ул тиз арада Сарайның затлы нәселләрне бастырырга ирешә. Аның хөкүмәте бастырган акча, бөтен Җучи Олысына таралган була. 5 ай хөкүмәт итткәннән соң, 1359 ел ахырында (кайбер чыганаклар буенча 1360 ел башы), Нәүрүзәк тарафыннан тәхеттән төшерелә һәм үтерелә. Тәхет Нәүрүзбәккә күчә. Берникадәр вакыттан соң, Нәүрүзбәк һәм аның улы Тимурга каршы сарай әмирләре, яшерен килешү төзиләр. Шуның нәтиҗәсендә Нәүрүзбәк тә, улы Тимур да үтерелә. Шулай ук Үзбәк ханның хатыны Тайдулла һәм аның якыннары да, әмирләр килешү корбаны була. Тәхеткә Хызыр хан килә. Шул ук елны ул үзенең улы-Тимер Хуҗа тырышлыгы белән тәхетне югалта. Тимер Хуҗаның сәясәтне начар белүен Бәрдибәк ханның кияве Мамай куллана. Мамайның абруе зур булуга карамастан, Чыңгыз нәселеннән булмагач, тәхеткә утырырга хокукы булмый. Шуңа күрә ул тәхеткә үз кешесен – Габдулла ханны куя. Шулай итеп 14 гасырның 60 нчы еларында тәхет Ак-Урда һәм Күк-Урда кланнары арасында күченеп йөри. Бәрдибәк үлгәннән алып, Тохтамыш утырганчыга кадәр, ким дигәндә 17 хан алмашына ( кайберләре тәхеттә берничә тапкыр утыралар), шуларның күбесе турында, тәңкәгә сугылган исеменнән башка, бернинди дә төгәл мәгълүмfт юк.

Мамайның хакимияте үзгәртү

Мамай абруе зур булганлыктан, ул үзенә зур көч туплый һәм Сарайдан аерым олыс төзи. Үзе тәхеткә утыра алмаганга,  Батый нәселеннән булган ханнар исеменнән җитәкли. Берничә мәртәбә Сарайны (1363, 1367-1368, 1373-1374) яулап ала, әмма озак тота алмый. Мамай Аурупа илләре белән дә, сөйләшүләр алып бара. 1363 елда яшь Дмитрийга бөек кенәзлеккә ярлык бирә. 1370 елда ярлыкны, Тверь кенәзе, Михаилга бирә. 1371 елда Дмитрий үзе Мамай Урдасына (Мамай Алтын Урданың алган җирләре чуалыш вакытында шулай аталган) барып, кире кайтара.

Алтын Урда бүленүе үзгәртү

1361 елда Алтын Урда әмире Булат Тимер Яңа Сарайдан качып, Болгарга килә. Болгар аксөякләре ярдәмендә Болгар тәхетенә утыра һәм Алтын Урдадан аерым олыс төзергә омтылып, акча суктыра башлый. Ләкин ул үзе Чыңгызлылар нәселеннән булмаганлыкка үлгән Җанибәк исеменнән суктыра. Рус елъязмачылары хәбәр иткәнчә, Булат Тимер "Болгарны һәм Идел буендагы барча шәһәрләрне һәм олысларны,шулай ук бөтен Идел юлын тартып ала”. Чулманда Җүкәтау бәклеге аерылып чыга. Әмир уллары  Сигез бәй белән Тугай, Мокша шәһәрен үзәк итеп, Урта Иделдә Наровчат бәклеге төзергә омтылалар. Арал диңгезе белән Җидесу арасында урнашкан олыс, тәхетенә Урус хан менгәч (1369), Алтын Урдадан бәйсез яши башлый. Хуҗа-Черкес исемле феодал да “Әстерхан тирәләрен кулга төшерә” һәм  Әстерхан олысы хакименә әверелә. Алтын Урдадан көнчыгышта Харәзем аерылып чыга.

Башка илләр йогынтысы үзгәртү

Җучилар дәүләте какшаганын күреп, Дмитрий Донской 1374 елда ясак түләүдән туктый. Азак шәһәре 1367 елга Венеция сәүдәгәрләре кул астында була. Генуэлылар Крымдагы Судак шәһәренең кораблар туктау урынын һәм 18 авылны үзләренә алалар.

“ Бөек чуалыш“ның бетүе үзгәртү

Мамай аерылып чыккан олысларның зур өлешен берләштерергә ирешә һәм аларда хаким итеп, үз кешеләрен куя. Ләкин Мамайның хакимияте тотырыклы булмый. Куликово кырында җиңелгәннән соң, ул кабат һөҗүмгә әзерләнә башлый. Әмма көнчыгыштан, бу вакытка Алтын Урданың күпчелек өлешен яулап, Туктамыш килә. Калка янындагы сугышта, Туктамыш Мамайны җиңеп, Алтын Урда тәхетенә утыруы,“Бөек чуалыш”ның бетүен белдерә.

Чыганаклар үзгәртү

Золотая Орда накануне распада: историческое повествование/Султан Шамси. - Казань: Татар. кн. изд-во, 2008.

История татар. /том 3/ Институт истории им. Марджани АН РТ. -Казань.2009.

Татарстан һәм татар халкы тарихы/ И.А.Гыйләҗев, В.И.Пискарев, Ф.Ш.Хуҗин. - Казан - Хәтер - 2008.

Искәрмәләр үзгәртү