Бөек тигезлекләр

Бөек тигезлекләр (ингл. Great Plains) — Канадада һәм АКШда Кыялы таулардан көнчыгышта урнашкан плато. Диңгез өстеннән биеклеге 700-1800 м, озынлыгы якынча 3600 км, киңлеге 500дән 800 кмга кадәр. Тигезлекләр чигендә климат континенталь. Дала яшеллеге - прерияләр белән капланган. Бодай җитештерү киң таралган, шулай ук алар көтүлекләр буларак та кулланыла.

АКШ картасында урнашуы