Бөгелмә (станция)

станция (Бөгелмә, Татарстан, Россия)

Бөгелмә (рус. Бугульма) ― Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә урнашкан тимер юл станциясе. Куйбышев тимер юлының ИнзаЧишмә сызыгына карый. 1911 елда ачылган.

Бөгелмә станциясе
станция Бугульма
ИнзаЧишмә;
Бөгелмә ― Яр ЧаллыӘгерҗе
Тимер юл бүлекчәсе: Куйбышев тимер юлы
Идел-Кама регионы
Ачылу датасы: 1911[1]
Платформалар саны: 2
Урнашу: Татарстан, Бөгелмә, Клуб ур., 9А
Станция коды: 648607
АСУЖТ коды: 648607
«Экспресс-3»: коды 2024740

[{{fullurl:commons:Category: Bugulma railway station Викиҗыентыкта|uselang=tt}} Бөгелмә станциясе] Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

 
Бөгелмә тимер юл вокзалы
 
ТЭП70БС-216 тепловозы 391нче Чиләбе — Мәскәү пассажир поезды белән станциядә

Куйбышев тимер юлының ИнзаЧишмә сызыгында урнашкан. Вокзалы 1912 елда төзелгән. 2005 елда төзекләндерелгән. Бу ― 2нче каттан перронга чыгу юлы булган ике катлы бина, вокзал комплексына 2 утырту платформасы һәм вокзал яны мәйданы керә. Башкарылучы эш күләме буенча Бөгелмә вокзалы өченче класска карый. Поездларның уртача тәүлеклек саны 14 пар (бару / кайту) тәшкил итә.

Шәһәр яны поездлары үзгәртү

Станция буенча шәһәр яны поездлары 2013 елдан бирле гамәлдән чыгарылган. Элек Яр Чаллы, Кандра, Мәләкәс станцияләренә кадәр шәһәр яны поездлары (РА1 һәм РА2) йөргән.

Ерак араларга йөрүче поездлар үзгәртү

2018 ел графигы буенча станция аша түбәндәге ерак араларга йөрүче поездлар йөргән:

Поездларның ел әйләнәсе хәрәкәте үзгәртү

Поездларның сезонлы хәрәкәте үзгәртү

Хезмәт күрсәтү үзгәртү

  • ял итү бүлмәләре;
  • кәрәзле телефоннарга зарядка;
  • беренче чиратта кирәкле товарларны сату;
  • саклау камерасында кул йөген саклау;
  • билет бәясе турында язмача белешмә бирү;
  • факсимиль элемтә куллану;
  • корреспонденцияне экспресс-илтеп бирү;
  • душны куллану;
  • микродулкынлы мичтән файдалану;
  • багажны / йөк багажын кабул итү һәм җибәрү;
  • югары комфортлы залда булу;
  • таксига заказбирү;
  • ксерокүчермә ясау.

Станциядә башкарылучы коммерцияле операцияләр үзгәртү

  • Пассажирларга билет сату. Багаж кабул итү, бирү
  • Вагонлап килгән йөкләрне кабул итү / җибәрү (ачык мәйданнарда)
  • Вак йөкләрне кабул итү / җибәрү (ябык складларда)
  • Вагонлап килгән һәм вак йөкне кабул итү / җибәрү (килү юлларында)
  • Вагонлап килгән йөкләрне кабул итү / җибәрү (ябык складларда)
  • Йөкләрне универсаль контейнерларда (3 һәм 5т) кабул итү / җибәрү
  • Вак йөкләрне кабул итү / җибәрү (ачык мәйданнарда)

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Железнодорожные станции СССР. Справочник. — М., Транспорт, 1981