Бөгелмә медицина училищесы

урта һөнәри уку йорты (Бөгелмә, Татарстан, Россия)

Бөгелмә медицина училищесы (рус. Бугульминское медицинское училище), А. П. Вязьмин исемендәге Бөгелмә медицина училищесы дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (рус. Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение Бугульминское медицинское училище имени А.П. Вязьмина), кыскача: БМУ ДАҺБУ ― Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә 1935 елдан эшләп килүче, медицина юнәлешендә белем бирүче, урта медицина кадрларын әзерләүче урта-һөнәри уку йорты. 2020 елның 9 декабреннән училище 1958-2000 елларда училищены җитәкләгән Анатолий Павлович Вязьмин исемен йөртә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында[1].

Бөгелмә медицина училищесы
рус. Бугульминское медицинское училище
Элеккеге исемнәр Бөгелмә акушерлык курслары
Нигезләү елы 1936
Урын Россия байрагы РФ
Татарстан Татарстан
Бөгелмә
Адрес 423234, Калинин ур., 72; Ленин ур., 35
Сайт edu.tatar.ru
Логотип
Училище бинасы

Тарих үзгәртү

Татарстан АССР Сәламәтлек саклау халык комиссарының 1935 елның 16 октябрендәге 302нче санлы боерыгы нигезендә Бөгелмәдә эшләп килүче бер ел ярымлык акушерлык курслары базасында Бөгелмә медицина училищесы ачыла[2]. 1958-2000 елларда училищены Татарстанның атказанган табибы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Россия Табигать белеме академиясе профессоры Анатолий Павлович Вязьмин җитәкләгән. Училище базасында 1970-1990 елларда Татарстан АССР һәм РСФСРның башка төбәкләре укытучылары һәм укучылары өчен укыту-методик конференцияләр, семинарлар, смотрлар үткәрелгән. Белгечләр әзерләү эшенә Рассказов И. А., Павлова Г. С., Ерхова А. А., Гарипова Г. Н., Шакирова Р. С., Кәлимуллин И. А., Фәтхетдинова А. Г., Печенина Р. Е., Медникова Г. Н., Поздеева Р. С. һәм башкалар зур өлеш керткән. Бүген уку йорты база дәрәҗәсендә һәм югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләүне, төрле белгечлекләр буенча квалификация күтәрүне һәм яңадан әзерләүне гамәлгә ашыра. Училищены тәмамлаган укучыларга хезмәт базарында ихтыяҗ зур. Училищеның матди-техник базасы яхшы сыйфатлы кадрлар әзерләүгә ярдәм итә, ул даими яңартыла. Студентларны гамәли әзерләү базалары булып Бөгелмә дәвалау-профилактикалау учреждениеләре: район үзәк хастаханәсе, балалар хастаханәсе тора, аларда гамәли дәресләр уза, студентлар күнекмәләр ала, медицина манипуляцияләрен башкара. Училищеда студентлар үзидарәсе, «Волонтер-медиклар» иҗтимагый хәрәкәте эшли, «Медицина кадрлары өчен» газетасы чыгарыла, училище тарихы музее бар [3].

Директорлар үзгәртү

  • ...
  • 1958-2000 еллар – Анатолий Павлович Вязьмин
  • 2000-2018 еллар – Лилия Айрат кызы Нәбиуллина
  • Минзифа Мөкатдәс кызы Кузнецова[4]
  • Марина Викторовна Данилова[5]

Белгечлекләр үзгәртү

Уку йорты 9 класс белем базасында түбәндәге белгечлекләр буенча укырга кабул итә (торып уку):

  • Фармация, «фармацевт» квалификациясе белән, уку срогы ― 3 ел 10 ай.
  • Шәфкать туташы эше, «шәфкать туташы» квалификациясе белән, уку срогы 3 ел 10 ай.
  • Дәвалау эше, «фельдшер» квалификациясе белән, уку срогы 3 ел 10 ай.
  • Акушерлык эше, «акушер» квалификациясе белән, уку срогы 3 ел 10 ай.

Уку йортының тулай торагы юк.

Училище 85 ел эшләү дәверендә 11 меңнән артык шәфкать туташлары, фельдшерлар, фельдшер-лаборантлар, акушерлар әзерләп чыгарган[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү