Бәхәс:Һава коралы

Соңгы шәрех: 13 ел элек элек Рашат Якупов язды

Һава - air, ягъни воздушный. бу сыйфаттыр. шуңа корал булырга тиештер. Muhtac 15 мар 2011, 21:22 (UTC)Җавап бирергә

Әйе, шулай булырга тиештер.--Рашат Якуп 16 мар 2011, 04:58 (UTC)Җавап бирергә
Ягъни диңгез юлы түгел, ә диңгез юл, күк гөмбәзе түгел, ә күк гөмбәз, мин дөрес аңладыммы? -- Marat Vildanov 16 мар 2011, 05:07 (UTC)Җавап бирергә
сезнең очракта "юл, гөмбәз" һ.б. -у л рәвеш. (яисә башка нәрсә, хәтерләмим инде, филолог әфәнделәр хәтерләтегезче), минем очракта исә - ул исем. Muhtac 16 мар 2011, 05:17 (UTC)Җавап бирергә
Татар телендә һава корал сыман сүз төзелешен очратканым юк минем. Һава ул исем, сыйфат түгел. Сыйфат булсын өчен һавалы булырга тиеш. Шуңа күрә коралга кушымча кушылырга тиеш. Мин үзем дә филолог түгел, кешечә аңлата алмыйм. Сез инглиз теле белән бутыйсыз ахрысы. -- Marat Vildanov 16 мар 2011, 05:23 (UTC)Җавап бирергә
Сез бит инде филолог, Рашат әфәнде, мондый сүзтезмә ясау кагыйдәсе юк ич инде татар телендә. -- Marat Vildanov 16 мар 2011, 19:11 (UTC)Җавап бирергә
Марат, сезнең белән килешәм - һава коралы булсын. болай матуррак та. — Әлеге реплика Muhtac (б · к) тарафыннан язылды
Мин бит филолог юлын таптый башлыйм гына) Гомумән, мондый бәйләнеш 1 нче төр изафә дип атала (мәсәлән, агач йорт, таш кирмән һ. б.). Һава коралы — 2 нче төр изафә бәйләнеше. 1 нче изафә куллана аламы, юкмы - монсын белмим. Әйдәгез, инде тәкъдим ителгәнчә, пневматик коралга үзгәртик.--Рашат Якуп 18 мар 2011, 05:14 (UTC)Җавап бирергә
«Һава коралы» битенә кире кайту.