Бәсмәлә́һ (гарәп. بسملة‎) — «бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим» (гарәп. بسم الله الرحمن الرحيم‎) дип әйтүне аңлатучы сүз. Мәгънәсе – «Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән». Бу сүзләр Коръәннең, 9 нчы – «әт-Тәүбә» сүрәсеннән башка, бөтен сүрәләре алдында очрый. Гадәттә, бу сүзләр белән ислам дәүләтләренең конституцияләре һәм мөселманнар тарафыннан төзелгән күп документлар башлана.

Бәсмәләһ
Нәсех каллиграфик стиле белән язу
Груша рәвешендә язылган бәсмәләһ

Гадәттә, бәсмәләһне Коръән аятьләренә кертмиләр. Коръәннең беренче сүрәсе – «әл-Фатыйха»да гына бәсмәләһ аять итеп карала. Бәсмәләһ «Кырмыскалар» («ән-Нәмел») сүрәсенең 30 аяте эчендә дә очрый.

Бәсмәләһ – ислам каллиграфиясендә еш кулланыла, ул хәтта кулланылышы буенча шәһадәне дә уза.

Мөселманнар ышануы буенча. бәсмәләһне берәр эш алдыннан әйтү – ул гамәлне Аллаһка гыйбадәт кылуга әверелдерә. Шуңа күрә бу сүз һәрбер рөхсәт ителгән һәм аны әйтү тыелмаган гамәл алдыннан әйтелергә тиеш.

Шулай ук карагыз үзгәртү