Бәраәт кичәсе (гар.:ليلة منتصف شعبان, төр. Beraat Kandili)  — мөселман ел хисабы белән шәгъбан аеның 14 еннән 15 нче төненә туры килгән кичә. Бәраәт сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "берәр авырлыктан котылу" мәгънәсен белдерә.


Ислам мәдәнияте

Архитектура

Гарәб • Әзери
Һинд-Ислам • Әйван
Мавр • Марокко • Могол
Госманлы • Фарсы
Судан-Сәхил • Татар

Сәнгать

Каллиграфия • Миниатюра • Келәмнәр

Бию

Сәма • Бөтерелү

Кием

Abaya • Agal • Boubou
Burqa • Chador • Jellabiya
Niqab • Salwar kameez • Taqiya
Thawb • Jilbāb • Hijab

Бәйрәмнәр

Һиҗри Яңа ел • Ураза бәйрәме • Корбан бәйрәме
Мәүлид • Гашура көне • Рагаиб кичәсе
Мигъраҗ • Бәраәт кичәсе
Кадер кичәсе

Әдәбият

Arabic • Azeri • Bengali
Indonesian • Javanese • Kashmiri
Kurdish • Persian • Sindhi • Somali
South Asia • Turkish • Urdu

Музыка
Dastgah • Ghazal • Madih nabawi

Maqam • Mugam • Nasheed
Qawwali

Театр

Каракүз һәм Хәҗивәт • Ta'zieh?

Ислам порталы
 v  d  e 

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Мөселманнар ышануынча, бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын, бәхет-сәгадәтләрен билгели. Шулай ук ике Бәраәт кичәсе арасында үләсе кешеләрнең исемнәре теркәлә. Бәраәт гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә дип санала. Шуңа күрә бу кичәдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләренең һәм мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкавын сорап дога кылалар.

Шулай ук бу кичәдә Коръән Ләүхел-Мәхфүздән (ru) күкләргә иңгән дип санала.

Ислам голәмасы белдергәнчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә – Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә вәхи кылына башлаган.

Бәраәт кичәсендә киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр – барысы да бу кичне билгеләнер дип санала.

Сылтамалар үзгәртү