Бүрекле тургай (рус. хохлатый жавронок, лат. Galerida cristata) — чыпчыксыманнар отрядыннан, тургай кошлар (Alaudidae) семьялыгына керүче сайрар кошлар төре. Сирәк кенә Казан әйләнә-тирәсендә очрый.[5]

Бүрекле тургай
Халыкара фәнни исем Galerida cristata L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][4][…]
Югарырак таксон Хохлатые жаворонки[d][1]

 Бүрекле тургай Викиҗыентыкта

Тасвирлама үзгәртү

Чыпчыклардан бераз зуррак. Күмәкләшеп җир өстендә йөриләр. Башлыча җирдә сайрый. Башында очлаеп торучы зур гына көрән бүреге бар. Сырт ягы соргылт-көрән, ак һәм кара таплар белән чуарланган. Түше көрән тимгелле, соргылт җирән, корсагы ак. Койрыгының ике ягыннан ак буй үтә. Сабан тургаеннан бүреге булу белән аерылып тора.

Тавышы үзгәртү

Тавыш моңлы, ягымлы гына: «ири-тири-рриә» һәм тонык: «жүйт». Сайравы сабан тургаена охшаш. Әмма бик яңгыравыклы түгел.

Яшәү рәвеше үзгәртү

Авыл тирәсендәге ачык урыннарда яши. Бөҗәкләр, үлән орлыклары белән туклана. Утырак кош. Сирәк очрый. Оясын җирдә кора. 3 — 5 данә соргылт ак йомырка сала.

Галерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Э. Ф. Ишбирҙин. Башҡортостан ҡоштары китабы. Өфө,1986 йыл. ИБ № 3478 28.693.35 И 90
  • Hans-Günther Bauer, Einhard Bezzel und Wolfgang Fiedler (Hrsg): Das Kompendium der Vögel Mitteleuropas: Alles über Biologie, Gefährdung und Schutz. Band 2: Passeriformes — Sperlingsvögel, Aula-Verlag Wiebelsheim, Wiesbaden 2005, ISBN 3-89104-648-0

Моны да карагыз үзгәртү

Тургай кошлар

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1999.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. 3,0 3,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. 4,0 4,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  5. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/turgaj-koshlar Онлайн — энциклопедия Tatarica