Бууза

бурят, монголларда итле ризык

Бууза[1] (бур. бууза, монг. бууз, тыв. божа, рус. позы) ― бурят, монголларның традицион ризыгы, шулай ук Иркутск өлкәсендә һәм Байкал арты краенда популяр.

Бууза

Чыгыш иле

Монголия Монголия

Компонентлары
Төп

Бодай оны, ит, суган

Бурят буузасы
Монгол буузы: пешерер алдыннан (сулда) һәм әзере (уңда)

Тасвирлама үзгәртү

Бууза Кытайның баоцзы[d] (кыт. 包子, bāozi) ризыгының варианты булып исәпләнә[2], шуннан ризыкның исеме дә килеп чыккан, ләкин Кытай аналогынан аермалы буларак, буузаларның эчлеге иттән ясала.

Моннан тыш, баоцзыны һәрвакыт чүпрә камырыннан ясыйлар, бууза өчен ул бары тик камыр төрләренең берсе генә. Монголиядә чүпрә камырыннан ясалган бууз мантуун бууз дип атала һәм бәйрәмнәрдә әзерләнә. Ике төре дә бик популяр.

Ризык шулай ук грузин хинкалие[d] һәм төрки халыкларның мантылары белән охшаш. Баоцзы һәм мантылар кебек үк, буузалар парда әзерләнә, кагыйдә буларак, бу максатлар өчен махсуслаштырылган позница дип аталган мантоварканың аналогында парда пешерелә. Төп компонентлар буларак, буузаларның эчлеге (фарш) туралган ит һәм суганнан тора.

Буузалар баоцзы һәм хинкалига охшаш касә формасында, гадәттә, өстә тишеге була. Әзер буузаларның диаметры якынча 5 – 8 см. Әлеге ризыкның 33 бөрмәсе булырга тиеш дип санала. Буузаларны традицион рәвештә кул белән тотып ашыйлар, әзерләгәндә бууза эчендә барлыкка килгән шулпаны, төбеннән тешләп, барлыкка килгән тишек аша эчәләр.

Бурятиядә әлеге ризыкка багышланган конкурслар үткәрелә[3], анда буузаларны ясыйлар һәм ашыйлар, шуның белән яшьләрне халык мәдәнияте белән дә таныштыралар. 2014 елның 31 гыйнварында узган «Буузын Баяр» конкурсында ашалган буузалар саны буенча (20 меңнән артык) рекорд куела[4].

Тыва кухнясында бууза (тыв. божа) парда әзерләнгән мантының бер төре. Мантылардан камырны ябыштыру формасы белән аерыла: ачык өсле була, монгол буузларына охшаш, әмма кечерәк үлчәмнәре белән аерыла.

Ризыкның русча исеме үзгәртү

2008 елдан төрле дискуссия мәйданчыкларында Россиядә кабул ителгән исемне (поза) үзгәртү турында бәхәсләр башлана. Поза вариантын бууза итеп алыштырырга тәкъдим ителә, әлеге форма фонетик яктан ризыкның бурятча исемен дөресрәк белдерә[5].

Исемне үзгәртүгә каршы килүчеләр әлеге ризыкның таралу төбәгендә ике исемнең дә куллануына басым ясыйлар.

 
Санкт-Петербургта бууза әзерләнүче «Багульник» ашханәсе

Искәрмәләр үзгәртү

  1. культура бурят — Пища 2018 елның 27 октябрь көнендә архивланган. — название на русском и бурятском языке
  2. Жуковская Н. Л. Пища и кулинарные традиции // Буряты. — М., Наука, 2004. — с. 178
  3. Фестиваль бурятского национального блюда «БУУЗА» 2015 елның 19 ноябрь көнендә архивланган. портал «Мой Улан-Удэ»
  4. На центральной площади города Улан-Удэ уже в пятый раз пройдет Фестиваль национальных традиций «Буузын баяр». әлеге чыганактан 2018-10-19 архивланды. 2023-11-24 тикшерелгән.
  5. «Бууза» стала делом государственной важности

Әдәбият үзгәртү

  • Цыренжапов Г. Ц., Бадуева Е. Б. Бурятская кухня. — Улан-Удэ: Бурятское книжное издательство, 1991. — 95 с.

Сылтамалар үзгәртү