Манаков Булат Ситдыйк улы(1908−?) Башкортстанның күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе. Башкортстан өлкә комсомол комитетының беренче секретаре (1938 елның гыйнвар — июль айлары). Сәяси золым корбаны (1938).

Булат Манаков
Туган 1908
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Манаков Булат Ситдыйк улы 1908 елда БАССРның Миякә районындагы Баязит авылында туган. Милләте буенча башкорт.

Тәмамланмаган урта белемле[1].

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1930 елда Манаков Булат коммунистлар партиясенә керә. 1928-1930 елларда — улус үзара ярдәм комитеты, авыл хуҗалыгы кредит ширкәт җитәкчесе.

1930 елда ВЛКСМның Бәләбәй кантон комитетының оештыру бүлеге мөдире булып эшли.

1930-1931 елларда — ВЛКСМның Миякә районы комитетының беренче секретаре.

1931-1933 елларда — Башкорт Үзәк Башкарма Комитеты янындагы Югары физкультура советының җаваплы секретаре.

1933-1935 елларда — Аскар МТСның комсомол буенча сәяси бүлеге начальнигының ярдәмчесе.

1935-1936 елларда — ВЛКСМның Йомагуҗа районы комитетының секретаре.

1936-1937 елларда — ВКП(б)-ның Үзәк Комитеты янындагы Югары пропагандачылар мәктәбендә белем ала.

1937-1938 елларда — ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитетының пропаганда буенча инструкторы.

1938 елның июленнән 1938 елның августына кадәр ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре.

1938 елның 25 июлендә Манаков Булат Ситдыйк улы кулга алына.

58-10, 58-11 статьялары буенча хөкемгә тарттырылып, 10 елга иректән мәхрүм ителә. 1939 елның 22 сентябрендә реабилитацияләнә[1].

Аннан соңгы язмышы билгесез.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү