Букинге́м сарае (ингл. Buckingham Palace) — Бөекбритания патшаларының рәсми Лондон резиденциясе. Пэлл-Мэлл урамы һәм Грин-парк каршысында урнаша. Бүгенге көндә Елизавета II резиденциясе. Монарх сарайда булганда, бина түбәсе өстенә патша штандарты күтәрелә.

Букингем сараеның күренеше
Бию залы

Башта сарай Букингем герцогы өчен төзелгән иде (1703 елдан). 1762 елда сарайны Георг III сатып алды һәм 75 ел өчендә аны Җон Нэш һәм Эдвард Блор архитекторлары тагын өч шундый ук бина төзетеп, аларны зур сарайга берләштерделәр.

1837 елда сарай рәсми төстә Бөекбритания патшаларының резиденциясе буларак игълан ителә.

Бүгенге көндә Букингем сараенда 775 бүлмә бар, сарай 20 гектарлы җирдә урнаша (17 гектары - бакчалар).

Ел саен җәй көннәрендә Букингем сараена 30 000 туристлар килә.

Сылтамалар үзгәртү