Айвазов Борис Викторович (30 март 1911 ел15 июль 2004 ел) — галим-физик-химик, югары мәктәп эшлеклесе. 1958-1982 елларда Башкорт дәүләт университеты укытучысы, шул исәптән 1962 елдан — гыйльми эшләр буенча проректор, бер үк вакытта 1962-1967 елларда физик һәм аналитик химия кафедрасы мөдире. Химия фәннәре кандидаты (1949). Башкорт АССРның атказанган эшлеклесе. (1967), ССРБ ның югары белем бирү отличнигы (1975). Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры (1954).

Борис Айвазов

Биографиясе үзгәртү

Борис Викторович Айвазов 1911 елның 30 ноябрендә Россия Империясенең башкаласы Санкт-Петербургта туган.

1931 елда Ленинградта Гидрология институтында эшли башлый. 1934 елда Мәскәүгә СССР Фәннәр академиясе Химик физика институтына күчә.

1949 елдан Горький университетында лаборатория мөдире булып эшли башлый. Шул ук елда химия фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклый.

1951 елдан СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Химия бүлегендә өлкән гыйльми хезмәткәр вазифасын били[1].

1954 елда Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

1958—1982 елларда Башкорт дәүләт университетында эшли: 1962 елдан гыйльми эшләр буенча проректор, бер вакытта 1962-1967 елларда физик һәм аналитик химия кафедрасы мөдире.

1967 елда галимгә «Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә, 1975 елда ул «ССРБның югары белем бирү отличнигы» билгесен ала[2].

Борис Викторович Айвазов 2004 елның 15 июлендә Уфада вафат була.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Борис Айвазовның гыйльми тикшеренүләре углеводородларның түбән температураларда окислану механизмын һәм каты ракета ягулыклары катнашмасын анализлауга, химик процессларны өйрәнүдә тамгалы атомнар куллануга, нефть дистиллятлары һәм һава составына кергән күкертле органик берләшмәләрне аныклау өчен хроматографик анализ юлларын кулайлаштыруга багышланган. Фәнни эзләнү мәгълүматлары галимнең 100-гә якын гыйльми хезмәтендә сурәтләнгән.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

    • Физико-химические константы сераорганических соединений. Мәскәү, 1964 (авторҙ.)
    • Основы газовой хроматографии. Мәскәү, 1977
    • Введение в хроматографию. Мәскәү, 1983

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1954)
  • БАССР‑ның атказанган фән эшлеклесе.(1967)
  • ССРБ‑ның югары белем бирү отличнигы (1975)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Айвазов Борис Викторович // Башкорт энциклопедиясе— Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 27 март 2021)