Бомбей Парси Панчайет

Бомбей Парси Панчайет (шулай ук Бомбей Парcи Панчайят яки BPP буларак мәгълүм) ул Мумбаида Парси Зәрдөштлек Җәмәгатенең вәкиле булган баш оешма. Бомбей Парси Панчайет BPP 1670-енче елларда нигезләнгән булган.[1] Ул иганә трасты булып тора һәм шәһәрнең Парси җәмәгатенең аскы һәм урта сыйныф әгъзалары өчен максатлы 5500-дән артык йортны контрольдә тотучы иң зур җир биләүчесе булып тора.[2] Ул шулай ук Мумбаиның иң борынгы һәм иң бай иганәчесе.[3]
Траст Мумбаида Парси милегенең караучысы, мәсәлән, B.D. Petit Parsee General Hospital - Б.Д. Пти Парси Гомуми Хастаханәсенең, Parsi Lying-in Hospital - Парси Ятучы Хастаханәсенең һәм 55 акрда урнашкан, Тынлык Манарасы Дунджервадиның.[4][5][6]
BPP трастилар идарә оешмасы тарафыннан идарә ителә, алар шәһәрнең 25000-нән артык Парси яшәүчеләре тарафыннан сайлана.[7] Бомбей Парси Панчаят булуы дәвамында берничә трасти булган. Мәсәлән, 2008 елда вазифаны башкарган 7 трасти булган, атап әйткәндә Арнаваз Мистри, Диншо Меһта, Джимми Мистри, Хоҗесте Мистре, Язди Десаи, Рустом Тирандаз һәм Ношир Дадравала. Шул елда сайлауларга теркәлгән якынча 22000 Парси булган, шул ук вакытта 13500-е генә сайлау хокукларыннан файдаланганнар.[8][9]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Luhrmann, Tanya M. (1996). The good Parsi : the fate of a colonial elite in a postcolonial society. Cambridge, Mass.: Harvard University Press. p. 151. ISBN 9780674356764. 
  2. Mumbai: Three prime Parsi baugs told to cough up over Rs 35 crore for lease renewals (ингл.), The Times of India (7 September 2019). 10 сентябрь 2020 тикшерелде.
  3. BPP trustee steps down (en-IN), The Hindu (26 April 2018). 11 сентябрь 2020 тикшерелде.
  4. ‘New hospital plan on Parsi land flouts law’ (ингл.), Hindustan Times (19 October 2019). 10 сентябрь 2020 тикшерелде.
  5. Three parties show interest in reviving Parsi Lying-In Hospital (en-IN), The Hindu (20 February 2020). 10 сентябрь 2020 тикшерелде.
  6. BMC’s ‘open spaces’ plan fuels turf war (ингл.), The Indian Express (19 February 2015). 10 сентябрь 2020 тикшерелде.
  7. Bombay Parsi Punchayet polls: Members want VVPAT machines to prevent rigging (ингл.), Hindustan Times (13 June 2018). 10 сентябрь 2020 тикшерелде.
  8. Bombay Parsi Punchayet results out (en) (October 23, 2009).
  9. Irani, Mahafreed (2008-10-24). New trustees of Parsi Panchayat assume office (en).