Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре (китап)

Фаяз Хуҗинның “Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре. Археолог язмалары” китабы 2020 елда Татарстан китап нәшриятында басыла. Китапның мөхәррире – Гөлшат Мөхәммәтҗанова.

Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре

Күренекле археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗинның әлеге китабында яңа эрага кадәр II гасыр азагында барлыкка килеп, XVI гасыр урталарына кадәр яшәгән Һун дәүләте, Түрк каһанлыгы, Бөек Болгар, Хәзәр каһанлыгы, Идел Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы кебек дәүләтләр һәм аларның мәшһүр идарәчеләре турында сөйләнә.

Ул борынгы язма чыганакларга һәм соңгы елларда гына табылган археология материалларына нигезләнеп язылган.

Чыганак үзгәртү

  • "Казан утлары" журналы