Боз карау
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Боз яки ташу карау яки Боз багу — татарларда язның беренче бәйрәме. Бу йола елгалардан боз китү (зин китү) белән бәйле.
Татар авылларының күбесе су буйларында урнашкан, шуңа да аларда язның иң беренче бәйрәме булып Боз карау торган. Боз китүен карарга, гадәттә, бар халык җыелган. Яшьләр исә, елгадан боз китүне җигүле атларда килеп гармун уйнап, җырлап каршы алганнар.
Халык йөзеп баручы боз кисәкләрендә салам яккан. Бу күренеш төнге аяз язгы кичтә аеруча матур күренгән.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|