Благовещен районы

Благовещен районы (рус. Благовещенский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеБлаговещенск шәһәре Уфаның үзәгеннән 42 км төньяграк ята (шәһәр аралары 10 гына км). Район җиренең 21%ын урманнар били.

Благовещен районы
баш. Благовещен районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Благовещенск
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 49 736 (2010)[1]
Нәрсә белән чиктәш Караидел районы, Нуриман районы, Иглин районы, Уфа районы, Кушнарин районы, Бөре районы һәм Мишкә районы
Мәйдан 2250 км²
Рәсми веб-сайт blagoveshensk.bashkortostan.ru(рус.)
Харита сурәте
Карта
 Благовещен районы Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. 1963 елның 1 февраленнән бетерелә, авыллары Иглин, Нуриман, Уфа районнарына күчерелә.

Халык үзгәртү

Районда 2011 елның башында 49368 кеше яши, шул исәптән 34 018 кеше (68,9%) – шәһәр кешеләре, 15 350 кеше (31,1%) – авылларда яшиләр.

Демография үзгәртү

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2010[1]1 гый 2018[9]1 гый 2019[10]
39 82028 86442 28844 39946 67015 86149 73649 26549 020

Мәгариф өлкәсе үзгәртү

Урта белем үзгәртү

2006 елда Благовещен районында барлыгы 42 мәктәп эшләгән. Укучылар саны — 6391. Укыту дүрт телдә алып барылган: рус, татар, башкорт, мари телләрендә. Шәһәрдә 1нче гимназиядә, 5нче һәм 6нчы мәктәпләрдә, районда Иске Илек, Биштин, Югары Изәк, Ильино-Поляна, Орловка, Тугай, Төрешле, Ошмянка авылларында татар милләтеннән булган 1458 укучының 396сы татар телен өйрәнгән (2006(үле сылтама)).
2010-11 уку елында мәктәпләрдә 5565 бала укыган. Шул исәптән 4000 (2009да 3924), ягъни укучыларның 71,9 % — шәһәрдә; 1565 (2009да – 1645), ягъни 28,1 % укучы.

Һөнәри белем үзгәртү

Төзүчеләр колледжы, Благовещен педагогика колледжы, Благовещен сәнәгать-гуманитар техникумы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү