һәм

Бишбүләк
баш. Бишбүләк
Нигезләнү датасы 1640
Сурәт
Рәсми исем Бишбүләк
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Бижбулякский сельсовет[d][1] һәм Бишбүләк районы
Административ-территориаль берәмлек Бижбулякский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 6446 (2010)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 252 метр
Мәйдан 13,34 км²
Почта индексы 452040
Җирле телефон коды 34743
Карта
 Бишбүләк Викиҗыентыкта

Бишбүләк (рус. Бижбуляк, чуаш. Пишпӳлек), авыл, Бишбүләк районы (1930—63 елларда һәм 1965 елдан алып), Бишбүләк авыл советы үзәге.

Уфадан көньяк-көнбатышка 230 км һәм Приют тимер юл станциясеннән көньяк-көнчыгышка таба 40 км ераклыкта Кыңгыр елгасы (Мәнәвез елгасы кушылдыгы) буенда, Кыргыз-Миякә-Бишбүләк автомобиль юлында урнашкан. Халкы (мең кеше): 1906 елда — 1,2; 1920 — 1,5; 1939 — 2,7; 1959 — 2,8; 1989 — 5,0; 2002 — 6,4; 2010 — 6,4. Чуашлар, татарлар, руслар, башкортлар яши (2002). Һөнәри училище, 2 урта мәктәп (ш. ис. Бишбүләк урта мәктәбе №1), балалар сәнгать мәктәбе, ДЮСШ, балалар ижады үзәге, үсмерләр клубы, 3 балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе һәм китапханәсе, мәдәният йорты (үзешчән сәнгать халык коллективы), балалар китапханәсе, Бишбүләк музее, мәчет, чиркәү бар.

Халык саны
1939[3]1959[3]1970[3]1979[3]1989[3]2002[3]2010[2]
2671268633694494496463736446

Авылга Нугай даругасы Илекәй-Мең вулысы асаба башкортларының җирләрендә 1767 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1640 елда) килешү буенча керәшен чуашлар нигез сала. Исеме Бишбүләк (биш; бүләк — урман кишәрлеге, бүлеп бирелгән җир) урыны атамасынан алынган. 1770 елда шунда шундый ук шартларда чуашларның яңа төркеме килеп урнаша. 1795 елда 30 йортта 245 кеше яшәгән, 1865 елда 160 йортта — 780 кеше. Игенчелек, умартачылык, олаучылык, тегүчелек, чабата үрү белән шөгыльләнгәннәр. Чиркәү (1863 елда төзеллгән), училище, 8 су тегермәне булган. 1906 елда чиркәү, 2 сыйныфлы чиркәү мәктәбе, тимерлек, 4 бакалея кибете, икмәк амбары теркәлгән; волость идарәсе урнашкан.

Чыганаклар үзгәртү


  1. ОКТМО
  2. 2,0 2,1 http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.