Белем көне — һәр ел 1 сентябрь көнне билгеләнгән бәйрәм. 1984 елдан бирле билгеләп үтелә[1].

Белем көне
Нигезләнү датасы 15 июнь 1984
Сурәт
Дәүләт  Россия
Елның көне 1 сентябрь
Берләшмәләре 1 сентября[d]
 Белем көне Викиҗыентыкта
Файл:1 сентября — День знаний !.JPG

Беренче сыйныф укучылары өчен бу Беренче кыңгырау бәйрәме, ә, гомумән, бу бәйрәм — уку елы башлануы тантанасы. Элек бәйрәм уку көне булган, хәзер исә тантаналы җыелыш һәм бәйрәм чаралары үткәрелә.

Белем көне җырлары үзгәртү

  • «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» (Владимир Шаинский көе)
Каләм тотып кулларга,
Хәрефләрне тезәргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Бишне бишкә кушарга,
Иҗектән сүз ясарга.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Белер өчен бик күпне,
Яратырга китапны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Таңнар ничек атканны,
Кояш ничек батканны.
Аңлаталар мәктәпләрдә,мәктәпләрдә
Табарга утрауларны,
Биек – биек тауларны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Табарга утрауларны,
Биек – биек тауларны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Өтер белән ноктаны,
Кайчан – кайда куйганны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Дуслык кадерен белергә,
Сузылсын дип гомергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Дуслык кадерен белергә,
Сузылсын дип гомергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Сылтамалар үзгәртү

  1. Белем.ру, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2010-07-13