Бахытжан Смагулов
Бахытжан Смагулов, Бахытжан Жумахан улы Смагулов, каз. Baqytjan Jumahanuly Smag'ulov (Ysmag'ulov) (04.11. 1965) — балет артисты, педагог, Казакъстанның (1995) һәм Татарстанның (2003) халык артисты.
Бахытжан Смагулов | |
Б.Ж. Смагулов | |
Туганда бирелгән исеме: |
Baqytjan Jumahanuly Smag'ulov (Ysmag'ulov) |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: |
Казакъстан ССР Чарск шәһәре |
Һөнәре: |
балет биючесе, педагог |
Гражданлыгы: | |
Бүләк һәм премияләр: |
Казакъстанның халык артисты (1995) |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1965 елның 4 ноябрендә Казакъстан ССР Симәй өлкәсе Чарск (каз. Шар) районы (хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Жарма районы) Чарск (каз. Шар) шәһәрендә туган. Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) А. Ваганова исемендәге дәүләт хореография укуханәсен (педагог Ю.И. Умрихин курсы) (1984) тәмамлаган.
Хезмәт юлы үзгәртү
- 1984-1994 Абай исемендәге Казакъ дәүләт академия опера һәм балет театры (каз. Қазақтың мемлекеттік академия опера және балет театры) балет биючесе-солисты. Контракт буенча Япония һәм АКШ балет сәхнәләрендә бии.
- 1994-2008 Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балет биючесе-солисты.
- 1999 елдан бер үк вакытта театрның педагог-репетиторы.
- 2012 елдан П.И. Чайковский исемендәге Пермь дәүләт опера һәм балет театрында репетитор[1].
Биегән партияләре үзгәртү
Казакъ опера һәм балет театрында үзгәртү
- Авось — «Юнона белән Авось» А.Л. Рыбников
- Спартак — «Спартак» А.И. Хачатурян
- Солор — «Баядерка» Л.Ф. Минкус
- Базиль — «Дон Кихот» Л.Ф. Минкус
- Альберт — «Жизель» А. Адан
Татар опера һәм балет театрында үзгәртү
- Базиль — «Дон-Кихот» Л.Ф. Минкус
- Солор — «Баядерка» Л.Ф. Минкус
- Былтыр — «Шүрәле» Фәрит Яруллин
- Вакх — «Вальпургия төне» («Фауст» операсы, Ш. Гуно)
- Тибальт — «Ромео һәм Джульетта»
- Альберт — «Жизель» А. Адан
- Шаһзадә Дезире — «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) П.И. Чайковский
- Зигфрид — «Аккош күле» (Лебединое озеро) П.И. Чайковский
- Скарабей — «Йосыф турында риваять» Леонид Любовский
Гаиләсе үзгәртү
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
- Казакъстан ССР «Жігер» фестивале (1988) — III урын
- Яшь биючеләр һәм балетмейстерларның бөтенсоюз бәйгесе (Мәскәү, 1988) — III урын
- Халыкара бәйге (Варна, 1988) — II урын[2]
- Халыкара бәйге (Париж, 1988) — II урын
- Халыкара бәйге (Һелсинки, 1991) — II урын
- Халыкара бәйге (Осака, 1991) — III урын
- 1993 Казакъстанның халык артисты
- 2003 Татарстанның халык артисты
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Б. Смагулов белән Е. Щеглова Пермьгә күчеп китте, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2016-01-28
- ↑ info@kazakh.ru сайтында, archived from the original on 2014-12-17, retrieved 2016-01-28
Әдәбият үзгәртү
- Народные артисты СССР, РФ, РТ. Казан: «Магариф-Вакыт», 2011.
Сылтамалар үзгәртү
- Казан театр музее 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Кто есть кто в РТ 2021 елның 2 март көнендә архивланган.