Батыр вулысы (тат. باتىٰر ۋولىٰسىٰ, рус. Батыревская волость, чуаш. Патăрьел вулăсĕ) — Сембер губернасына, Чуаш АӨгә һәм Чуаш АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Батыр вулысы
Үзәк Батыр
Халык саны 17087 кеше  (1897)

Яңа Шимкус, Әлки (Казан губернасының Тәтеш өязе), Кәшәл (Казан губернасының Чуел өязе), Шыгырдан, Шомырша һәм Янтуган вулыслары белән чиктәш булган (1890). 29[1] торак пунктта 17087 кеше яшәгән.[2] 1920 елда Чуаш АӨ составына күчерелә. 1927 елда бетерелә, территориясе Батыр һәм Ялчык районнарына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү