Батырхан Әгъзамов

татар милли хәрәкәте активисты, «Азатлык» татар яшьләре берлегенең Тывадагы әгъзасы

Батырхан Әгъзамов, Батырхан Игорь улы Әгъзамов (рус. Батырхан Игоревич Агзамов, 1998 елның 19 ноябре, РФ, Тыва, Кызыл — 2023 елның 19 октябре, РФ, Тыва, Кызыл) ― татар милли хәрәкәте активисты, «Азатлык» Татар яшьләре берлегенең Тывадагы әгъзасы.[1]

Батырхан Әгъзамов
Туган телдә исем Батырхан Игорь улы Әгъзамов
Туган 19 ноябрь 1998(1998-11-19)
РФ, Тыва, Кызыл
Үлгән 29 октябрь 2023(2023-10-29) (24 яшь)
РФ, Тыва, Кызыл
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре иҗимагый эшлекле
Ата-ана
  • Игорь Белоусов (әти)
  • Сания Әгъзамова (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Батырхан Әгъзамов 1998 елның 19 ноябрендә Тыва Республикасының башкаласы Кызыл шәһәрендә туган.[1]

СССР заманында әби-бабалары Тывага күчеп киткән рус телле гаиләдә туа. Әнисе — татар, Сания исемле, әтисе — Игорь Белоусов, рус-татар катнаш гаиләсеннән. Мәктәптә укыганда ук Кызылда татар милли хәрәкәтенең активисты була.[2] 2016 елнда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тывага килгәч, аның белән очрашуга татарларны җыеп алып бара.[1][3]

Мәктәп бетергәч, 2016 елда Казанга күченеп Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле бүлегенә укырга керә. Тугандагы Кирилл исемен укыган вакытта Батырханга алмаштыра, әнисенең кыз фамилиясен ала. Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев сүзләренчә, бу исемне Камал театрында спектакль персонажы исемен ошатып ала.[1] 2018 елда антопология һәм этнология белгечлеге буенча укуын алыштыра.[4] Казанда төрле милли чараларда катнаша, татарча өйрәнә башлый. Хәтер көненә, Гаяз Исхакый музеен төзекләндерүне таләп итеп ялгыз пикетлар уздыра. Пенсия реформасына каршы акциядә катнашкан, берничә тапкыр административ кулга да алына.[5][3]

2019 елда Казанда укуы белән проблемалар булу сәбәпле, Кызылга кайтып китә,[2] Фәүзия Бәйрәмова сүзләре буенча Миңзифа әбисе авырый башлагач, читтән торып укырга күчеп, аны карарга Кызылга кайтып киткән.[3] Казанга кире кайтырга планлаштырган булган.[1]

2023 елның 29 октябрендә, 24 яшендә, Кызыл шәһәрендә юл-транспорт һәлакәтендә вафат була.[1] Кызыл шәһәрендә 1 ноябрьдә, гомум зиратта, әби-бабалары янында мөселманча җирләнә.[2][2]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү