һәм [1]

Барда
Илтамга
Нигезләнү датасы 1740
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Барда районы һәм Бардымское сельское поселение[d][2]
Административ-территориаль берәмлек Бардымское сельское поселение[d][2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 126 метр
Почта индексы 618150
Беренче язма телгә алу 1740
Җирле телефон коды 34292
Карта
 Барда Викиҗыентыкта

Барда (рус. Барда, искечә Каҗмакты) авылы — Пермь краеның Барда районы үзәге. Төбәкнең иң зур авылы. Казаннан 700 чакрым тирәсе ераклыкта Пермь краеның көньягындарак, Урал таулары итәгенә урнашкан.

Тарихи мәгълүматлар үзгәртү

Халык үзгәртү

1869[3] 1897[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
1 619 2 099 3 881 4 977 5 803 7 667 8 490 8 826

Милли состав үзгәртү

Милли состав (2002): башкортлар — 62,6%, татарлар — 31,3%, руслар — 5,0%.[11]

Авылның икътисады үзгәртү

Сәнәгать ширкәтләре һәм оешмалар —ҖЧҖ "Пермгазэнергосервис-Барда", ААҖ «Сельхозтехника», ҖЧҖ «Стройпром», ҖЧҖ «Лукойл-Пермь, “6нчы номерлы нефть һәм газ чыгару цехы», магистраль газүткәргечләр линияле-җитештерү идарәсенең участогы, сетевой район Чайковский электр челтәрләренең челтәре районы, хуҗалыкара җитештерү предприятиесе «Агропромэнерго», ЯАҖ «Фирма Уралгазсервис»ның филиалы, ҖЧҖ «Барда ПМК-19», ООО «8нче төзелеш идарәсе», ҖЧҖ «Техмонтаж», типография, МУП «Торка-коммуналь хуҗалык», № 87 янгын часте, ОСА ЭТУСының электроэлемтә участогы, урманчылык, Барда авыл урман хуҗалыгы — ФГУ «Пермсельлес» филиалы.

Автотранспорт ширкәтләре — МУП ПАТП «Бардымский» һәм ҖЧҖ «Ашатли».

Истәлекле урыннар үзгәртү

Барда җәмигъ мәчете.

Авыл белән янәшәдә Барда урынчыклары һәм борынгы авыллар каллдыклары бар (археология).

Социаль тармак үзгәртү

Бардада уку түбәндәге йортлары бар: 1нче Барда милли (татар) гимназиясе[12], 2нче мәктәп, махсус мәктәп, ПУ-84, КИСГЗ филиалы, ЧПГК (Чайковский педагогика-гуманитар көллияте) филиалы, Балалар сәнгать мәктәбе, Яшь техниклар станциясе.

Район хастаханәсе һәм бала тудыру йорты.

Барда авылында туган күренекле кешеләр үзгәртү

Матбугат үзгәртү

Бардада “Таң” газетасының редакциясе урнашкан, русчага дубляж формасында “Рассвет” газетасы чыгарыла. Газетаның редакциясе каршында газет-китап нәшрияты эшли. 1991 елдан 2000 елга кадәр татар телендә 18 әдәби китап чыгарылган.[14]

Мәдәният һәм сәнгать үзгәртү

Барда авылында татар халык театры, «Дуслык» күргәзмә бию коллективы, башка ансамбльләр бар.

Галерея үзгәртү

Барда авылының панорамасы

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
  2. 2,0 2,1 ОКТМО
  3. http://www.prlib.ru/elfapps/pageturner2d/viewer.aspx?orderdate=18.03.2013&DocUNC_ID=5220&Token=Wl7VTpw5QK+w2CfRXs033Q==&lang=ru-RU Пермь губернасы торак урыннары исемлеге, 174-нче бит, №4220
  4. Насѣленныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, 1897
  5. Перепись 1959 года
  6. Перепись 1970 года
  7. Перепись 1979 года
  8. Перепись 1989 года
  9. База микроданных Всероссийской переписи населения 2002 года, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-03-18 
  10. Численность и размещение населения Пермского края. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Пермскому краю. әлеге чыганактан 2013-07-10 архивланды. 2012-09-01 тикшерелгән.
  11. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-03-18 
  12. Официальный сайт Бардымской гимназии
  13. Гөлнар Гарифуллина. Барда районының «Таң» газетасы баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат. Татар-информ, 27.10.2022
  14. http://barda-perm.narod.ru/barda/barda-01.htm Барда районы сайты, 2000 ел мәгълүматы