«Заятүләк белән Сусылу» эпосында Балкантау турында мактавы:
« Аеры койрык, елтыр күз
Бүресе күп Балкан тау;
Кыска койрык, шәм колак
Куяны күп Балкантау;
Майлап салган каештай
Еланы күп Балкантау;
Алпан-тилпән атлаган
Аюы күп Балкантау;
Кыз баладай бизәнгән
Төлкесе күп Балкантау;
Оя ясар җире күп,
Кошлары күп Балкантау.»

Балкантау (баш. Балҡантау) — Башкортстанның Дәүләкән районында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы тау, табигать комарткысы (1965). Ачылыкүл янында урнашкан.

1965нче елдан региональ комплекслы геоморфологик табигать комарткысы дип исәпләнә. Категория МСОП — III, IV.

Тау янында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы юылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән Уртатау һәм Тамгалы (Олылау) таулары урнашкан. Тагала итәгендә билгеле тамгалар даласы урнашкан. Бн галимнәр борынгы башкорт тамгалары төшерелгән ташларны тапкан.

«Заятүләк белән Сусылу» эпосында телгә алына. Риваять буенча, тау башында гашыйклар Заятүләк белән Сусылу җирләнгәннәр. Тауның икенче исеме Заятүләк.