Бакалы мәчете (Бакалы районы)

ислам гыйбадәтханәсе (Бакалы, Башкортстан, Россия)


Бакалы җәмигъ мәчете, «Ислам Нуры» мәчете[1] (баш. Баҡалы йәмиғ мәсете) ― Башкортстанның Бакалы районы үзәге Бакалы авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы «Бакалы авылы мәхәлләсе» җирле мөселман дини оешмасы карамагында.

Мәчет
Бакалы мәчете
Ислам Нуры
Мәчетнең 2020 елгы төзекләндерүдән соңгы күренеше
Мәчетнең 2020 елгы төзекләндерүдән соңгы күренеше
Мәчетнең 2020 елгы төзекләндерүдән соңгы күренеше
Ил Россия
Авыл 452650,
Башкортстан,
Бакалы районы,
Бакалы, Ленин урамы, 126
Координатлары 55°10′35″ N, 53°48′10″ E
Дин Ислам
Мәхәллә ҮДН / «Бакалы авылы мәхәлләсе» 
Кайсы дини агымга карый Сөнни Ислам / Хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы керү юлы өстендә булган мәчет
Төзелеш еллары 1990-еллар2000 ел
Төп даталар:
1999 ел – мәчет каршында мәдрәсә ачылу
2000 ел ― төзелеш тәмамлану
2020 ел - төзекләндерү
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

 
Мәчетнең 2020 елга кадәр булган тышкы күренеше

Хәзерге Бакалы районы территориясендә беренче мәчет XVIII гасырда Иске Катай авылында төзелгән. XIX гасырда Иске Корыч, Мостафа, Туктагол, Камышлытамак [2], Катай авылларында мәчетләр булган. Тарих фәннәре кандидаты Таһир Тимергазыйм улы Кәримов[3] билгеләп үткәнчә, 1829 елда хәзерге Бакалы районы территориясенә кергән татар авылларының һәрберсендә берәр мәчет гамәлдә булган [4]. XIX – XX гасырлар чигендә хәлле мөселманнарның иганәчелеге белән дистәләрчә яңа мәчетләр барлыкка килгән.

Яңа заман үзгәртү

1990―2000 елларда районда 11 мәчет торгызылган яки яңадан төзелгән (мәсәлән, Туктаголда, Чәкәттә [5]). Иң зур мәчет («Ислам Нуры») Бакалы районы үзәгендә төзелгән. Мәчет төзелешенә матди яктан район кешеләре, районда туып, хәзер читтә яшәүчеләр, шулай ук район хуҗалыклары, сәнәгать оешмалары үзләреннән зур өлеш (сәдакә, иганә) керткән. Мәчет төзелеше эшендә имам-мөхтәсиб, имам-хатиб Ф. И. Дәүләтшин зур тырышлык куя [6].

Тасвирлама үзгәртү

Кирпечтән салынган, бер манаралы, бер гөмбәзле ике катлы мәчет. 2020 елда төзекләндерү эшләре башланганга кадәр, мәчетнең тышкы диварлары яшел (фирүзә) төстә булса, 2020 елда башланган төзәтү эшләреннән соң тышкы диварлары аксыл-соры төс алган, ике катның тәрәзә уемнары бергә тоташтырылган, гөмбәз һәм манара калайлары сыек зәңгәр төскә буялган [7]. Беренче катында ир-атлар, икенче катында (балконда) хатын-кызлар өчен гыйбадәт бүлмәләре, сыйныф бүлмәсе, ашханә бар.

Мәдрәсә үзгәртү

ҮДН Югары мөфтие шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 1999 елның 23 мартында кул куйган 145нче карары белән Бакалы мәчете каршында башлангыч ислам нигезләренә өйрәтүче мәдрәсә ачарга рөхсәт ителгән [6]. Мәдрәсәдә Фуат Фаяз улы Хәкимов (ир-ат сыйныфы), Җания абыстай Дәүләтшина, Г. Ф. Китаева, Рәйсә Әнгам кызы Казыйханова (хатын-кыз сыйныфы) мөгаллимлек итә [8].

Җитәкчелек үзгәртү

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы «Бакалы авылы мәхәлләсе» җирле мөселман дини оешмасы карамагындагы мәчетнең:

  • Имам-хатибы – Мөбәрәк улы Рузалим хәзрәт Хисамбиев [9].
  • Имам-наиб – Зәкиҗан улы Мәвазыйф хәзрәт Латыйпов [8].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Бакалинская земля: история и люди. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. — 320 с.: ил. С.198-199. ISBN 978-5-85051-512-6(рус.)

Сылтамалар үзгәртү