Байджнатхта Шива гыйбадәтханәсе
Байджнатхта Вайдьянатх Шива Гыйбадәтханәсе (Инглиз телендә: Vaidyanath Siva Temple, Baijnath), Вайдьянатх — Шива титулы, "табиблар Ходае" дигәнне аңлата) — бу Һиндстанның Химачал-Прадеш штатында кечкенә Байджнатх авылында урнашкан Шивага банышанган XIII гасыр Һинд дине гыйбадәтханәсе.
Гыйбадәтханә Байджнатхның манзарасы булып тора. Ул 1204 елда биредәге ике сәүдәгәрләр - Ахук һәм Маньюк акчасына төзелгән булган.[1] Гыйбадәтханәгә керүдә ике озын язмада, аның нигезләү урынында элек инде Шива Ходае гыйбадәтханәсе булган дип әйтелгән.
Гыйбадәтханәнең бинасы төньяк Һиндстанның "нагара" урта гасыр гыйбадәтханә архитектурасының мисалы булып тора.[1]. Гыйбадәтханә тирәли көньяк һәм төньяк яклардан керүле стена бар.
Байджнатхта Шива Гыйбадәтханәсе | |
Vaidyanath Siva Temple, Baijnath | |
Ил | Һиндстан |
Дин | Шива Ходаена табыну |
Бина төре | Һинд дине гыйбадәтханәсе |
Нигезләнгән | 1204 ел |
Сайт | [[1] Рәсми сайт] |
Гыйбадәтханәнең төп бинасына керүгә каршы Нанди (үгезе) поты урнашкан. Гыйбадәтханәнең стеналарында төрле Һинд дине Ходайлары потлары урнашкан. Төп изге урында "Сваямбху" формасындагы Шива-лингам урнашкан (Svayambhu Санскрит телендә — «үзеннән-үзе пәйда булган» дигәнне аңлата).[1]
Гыйбадәтханә дини сәфәр кылу һәм туризм урыны булып тора.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Vaidyanath Siva Temple, Baijnath. әлеге чыганактан 2012-09-26 архивланды. 2012-06-24 тикшерелгән.