Багана татар халык уены.

Багана
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
спорт залы, урам
Физик активлык
төрлечә

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар аллы-артлы пар-пар булып түгәрәкләнеп басалар. Ике кеше түгәрәкнең тышында кала. Алар, берсе куучы, берсе качучы булып куыша башлый. Куучыга түгәрәкнең уртасына керергә ярамый. Качучы йөгереп килеп бер парның алдына баса, шул вакыт бу «багана»ның арттагы кешесе йөгереп китә һәм куучы аны тотарга тиеш була. Бераз йөгергәч, качучы тагын берәр «багана»ның алдына килеп баса. Әгәр куучы качучыны тотса, качучы — куучы, ә тегесе — качучы була. Әгәр куучы озак тота алмаса, ул «исләнгән» була. Аңа җәза бирәләр.

Чыганаклар үзгәртү