Ахалтәкә аты (төрекм. ahal-teke aty) — борынгы менге атлар токымы. Асыл атлар токымнарыннан берсе. Хәзерге Төрекмәнстан җирләрендә китереп чыгарылган. Төсе туры, бүз, коба, кара, сары, җирән, еш кына алтын яки көмешсыман төсмерле. Җилкә биеклеге 156–158, гәүдә кыек озынлыгы 158–160, күкрәк колачы 175–176, уч колачы 18,5–19,5 см. Чабышта иң югары йөгереклек: 1000 м — 1 мин 5 с, 1600 м — 1 мин 43,6 с, на 2000 м — 2 мин 11,5 с, 2400 м — 2 мин 41,6 с, 4000 м — 4 мин 39,2 с. Төрекмәнстан, Казакъстан, Россия, АКШ һәм Германиядә үрчетәләр. Ахалтәкә атын гарәп, асыл менге, тракенен атын һәм башка токымнарны китереп чыгарганда кулланганнар.

Ахалтәкә айгыры
Ахалтәкә аты Азәрбайҗан почта маркасында

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.