Афанасий Калашников

Афанасий Семен улы Калашников (рус.  Афанасий Семенович Калашников; 1903 — 1944) — Бөек Ватан сугышында 3 гвардия танк армиясенең «ОКР СМЕРШ» начальнигы урынбасары, полковник.[1]

Афанасий Калашников
Туган телдә исем Афанасий Семенович Калашников
Туган 18 февраль 1903(1903-02-18)
Казан губернасы, Зөя өязе, Ульянково
Үлгән 21 гыйнвар 1944(1944-01-21) (40 яшь)
Милләт рус
Һөнәре хәрби
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены «Сугыш казанышлары өчен» медале I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Биографиясе үзгәртү

Афанасий Семен улы Калашников 1903 елның 18 февралендә Казан губернасы Зөя өязе Өлҗән вулысы Өлҗән авылында туган (хәзәерге Татарстанның Кайбыч районы Ульянково авылы). Рус милләтеннән.[1]

СССР НКВД 23.04.1937 елгы № 580 боерыгы белән 1937 елның 23 апреленнән дәүләт куркынычсызлыгы лейтенанты. СССР НКВД 14.05.1939 елгы № 1222 боерыгы белән дәүләт куркынычсызлыгы өлкән лейтенанты. ССР НКВД 29.02.1940 елгы № 271 боерыгы белән дәүләт куркынычсызлыгы капитаны. 30.08.1944 елгы № 098/н боерыгы белән Украина фронты 1 гаскәрләрендә полковник. 1941 елда Бөек Ватан сугышы фронтына алына. 1 Украина фронтының гаскәрләренә 30.08.1944 елгы № 098/н Боерык белән 3 гвардия танк армиясенең «ОКР СМЕРШ» начальнигы урынбасары итеп билгеләнә.[1]

1944 елның 21 гыйнварында фронтта һәлак була.[1]

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

  •   II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (30.08.1944)
  •   «Сугышчан казанышлар өчен» медале (03.11.1944)
  •   I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.04.1945)

Искәрмәләр үзгәртү