Бу — дөньяда бер кешене дә читләтеп узмый торган бердәнбер авыру.

Атеросклероз
Сурәт
Нәрсәнең сәбәбе atherogenesis[d]
Саклык белгечлеге кардиология
Симптомнар atheroma[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару fluvastatin[d][1], Клопидогрел[d][2] һәм розувастатин[d][3]
Генетик бәйләнеш GRM8[d][4], RYR3[d][5], MAST4[d][6], ABI2[d][7] һәм DNAH5[8]
Риск факторы тарту[d][9][10] һәм переедание[d]
ICD-9-CM 440[11]
NCI Thesaurus идентификаторы C35768[11] һәм C35771[11]
 Атеросклероз Викиҗыентыкта

Бу чирне хәзер эпидемия дип тә атыйлар. Ул цивилизацияле илләрне - генә түгел, XX гасырга кадәр атеросклерозның нәрсә икәнен дә белмәгән һиндстан, Пакистан, Монголия кебек илләрне дә яулап алды.

Атеросклероз — артерияләрнең эчке сүрүендә липид матдәләр җыелуга һәм тоташтыргыч тукыма үсүгә бәйле авыру. Атеросклероз дөньяда бик күп таралган чирләрнең берсе. Ул күбрәк 40 яшьтән узган кешеләрдә, өлкән буында очрый. Тормыш өчен куркыныч бу авыру соңгы елларда яшьләр арасында да еш күзәтелә башлады.

Бу авырудан Русиядә 100 мең кешегә 40 яшьтән югары 900 үлүче ир-ат, 600 хатын-кыз туры килсә, Япониядә барлыгы 250, ә Америка Кушма , Штатларында 300 кеше генә үлә. Русиядә авырулардан үлүчеләр санына күз салсак, шуны күрербез: атеросклероз авыруы нәтиҗәләреннән үлүчеләр саны аларның 80 % тан артыграгын тәшкил итә, бу миллионнарча кешенең үлеменә атеросклероз гаепле дигән сүз. Баштагы чорында авыру үзен сиздермичә, артерия кан тамырлары тышчасы тыгызлана башлый, тора-бара тоташтыргыч тукымаларның үсүе аркасында кан тамырларының тишеме тарая, алар аркылы төрле органнарга кан килү начарлана, аларны кислород белән тәэмин итү авырая. Кан тамырларына липидлар, катлаулы углеводлар, канлы матдәләр, фиброзлы тукымалар һәм кальций утыру сәбәпле, атеросклерозның яссы төерләре барлыкка килә. Бу төерләр кеше тормышына куркыныч тудыра. Чөнки тромб кан тамыры стенкасыннан аерылып китеп, кан буенча бик мөһим органнарда тыгылып тукталырга мөмкин, бу исә тирә-як тукымаларның үлеменә китерә. Гадәттә атеросклероз йөрәкне, түбән очлыкларны, баш миен зарарлый.

Канда холестеринны киметү беренчел бурыч булып тора. Чөнки холестерин атеросклерозга китерүче төп матдәләрнең берсе санала. Аның күләмен тикшертеп торырга һәм регуляр рәвештә анализ ясатырга кирәк. Сәламәт кешеләр өчен канда холестеринның нормадагы күләме—200 мг/дл дан азрак (5,2 ммоль/л), ике куркыныч факторы булган сәламәт кешеләр өчен (мәсәлән, ир-ат өчен тәмәке тарту, хатын-кыз 60 яшьтән узган) — 160 мг/дл 3 дан азрак (4 ммоль/л), йөрәгендә ишемик авырулары булган (стенокардия, кардиосклероз, миокард инфаркты) — 130 мг/дл дан азрак (3,4 ммоль/л).

Холестеринның «яхшысы» һәм «начары» бар. Начар холестериннан аеры буларак, яхшы холестеринны без ашамлыклар белән кабул итә алмыйбыз.

Ул физик йөкләнешләр вакытында организмда эшләнә. Шуның өчен физик эш, спорт белән шөгыльләнү мөһим.

Атеросклерозның барлыкка килүенә нәселдәнлек, терлек майларын артык күп куллану, физик хәрәкәтнең аз булуы, артык психоэмоциональ кө­ чәнешләр, тәмәке тарту һәм башка төрле зарарлы гадәтләр сәбәп булып тора.

Атеросклероз үзе исә стенокардия, миокард инфаркты, кан басымы күтәрелү, инсульт, тромбофлебит, психик авыруларның көчәюенә төп сәбәпче.

Әлеге авырудан сакланып буламы соң? Тулысынча савыктыру бик авыр, әлбәттә. Ләкин тиешле тикшеренүләр уздырып, табиблар күзәтүендә дәвалау процессы һәм авыруның профилактикасы башкарылса, кайбер сәламәт яшәү кагыйдәләрен үтәгәндә,чирлеләрнең хәлен яхшыртырга була. Моның өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк. & Беренчесе — организмга кирәкле дәрәҗәдә, даими хәрәкәтчәнлек, физкультура, дөрес билгеләнгән эш күләме мөһим, артык борчылулар булдырмау зарур.

Икенчесе—ашамлыкта тоз куллануны (күп дигәндә көненә 5 г) киметергә кирәк. Тик беренче чиратта ашамлыкларның гомуми калориялеген киметү файдалы, бигрәк тә составларында холестерин күп булган продуктлар исәбенә.

Атеросклероз белән авыручыларга кондитер ашамлыклары, кайнатмалар, бал, шикәр, сарделька, сосиска, терлек һәм кош майлары, казылыклар, ки­ беттә сатыла торган пилмәннәр, ит консервлары, кибет фаршы, ит һәм бавыр паштетлары, ысланган ит продуктларын, сөяк мае, маргаринның каты сортларын ашарга киңәш ителми. Әмма сарымсак, диңгез продуктлары, симез булмаган терлек, кош итләре, диңгез балыклары, яшелчә-җимешләр, үсемлек майлары (зәйтүн һәм рапс майлары яхшырак), ярмалар, борчак, фасоль, ясмык, түбән сортлы оннан пешерелгән икмәк, соя продуктлары, яшелчә һәм гөмбә ашлары, чикләвекләр (бик майлыларыннан башка) кебек ашамлыклар рационда булырга тиеш.

Сөт, йогырт, кефирны кире кагарга кирәкми, үсемлек майлары нигезендә ясалган майонез кулланырга да мөмкин. Итле ашның шулпасын суыткач, маен алып ташларга һәм калган шулпадан ризык әзерләргә була. Сыер маен, сөт өстен, сырларны, майлы эремчекне, балык уылдыгын, йомырка сарысын, бавыр, бөерләр, ми, креветка-кальмарларны, кара шоколад, кызыл ширбәт кебекләрне сирәк кенә, чикле, кечкенә дозалар да гына кул­ ланырга киңәш ителә. Кызганычка каршы, бүген Русиядә болай тукланырга матди мөмкинлекләре булмаганга күрә, бик күп кешеләр андый диетаны тота алмыйлар әле.

Өченчесе — дару үсемлекләреннән ясалган махсус төнәтмәләр куллану.

Бу төнәтмәләр канны чистарта һәм кан юлларының эчке тышчасын хо­ лестериннан саклый. Шундый сыйфатка ия дару үсемлекләренең берсе — болын тукранбашы (клевер полевой).

Июнь башларында, болын тукранбашы чәчәк аткан вакытта, аларның чәчәкләрен җыеп, караңгы урында киптерергә кирәк, чәчәкләрнең табигый төсләре сакланырга тиеш. Аннан 1 литрлы банкага кипкән чәчәк башларын тутырып, банка тулганчы аракы салып, караңгы урынга куясы. 2 атна вакыт узгач, төнәтмә әзер була. Төнәтмәне берничә тапкыр сөзеп, вак үсемлек кисәкчекләреннән, утырмадан арындыралар. Төнәтмәдә аракы исе бетеп, чәчәкле болын исе килеп тора. Аны көндезге аш алдыннан яисә төнгә каршы 1 аш кашыгы эчәләр. Дәвалану чоры — 3 ай, аннан 2 атна туктап торып, яңадан 3 ай эчәргә була. Бу рецепт баш авыртканда да, баш-колак шаулаганда да ярдәм итә. 250 г керән (хрен) тамырын угычта уарга кирәк. Аңа 3 литр кайнар су салып, 20 минут кайнатырга. Суынгач сөзәргә. Төнәтмәне пыяла савытта өстен ябып тотарга кирәк. 3 атна дәвамында көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә. Бер атна ял иткәннән соң, курсны кабатларга.

Кипкән тузганак (одуванчик) тамырларын ваклап, ярты ел буе, ашар алдыннан 1 балкашык кабул итәргә. 1 лимон һәм 1 әфлисун согын 1 стакан җылы суга салып болгатырга һәм иртәнге ашны ашаганчы эчәргә.

Атеросклероздан профилактика өчен сыра чүпрәсе дә файдалы дип исәп­ ләнә, чөнки аның составында фосфолипидларны барлыкка китерә торган магний, цинк, хром, аскорбин һәм фолий кислоталары, селен, кальций пантотенаты, Вр В2, В6 витаминнары бар. Чүпрә организмга җитешмәгән алыштыргысыз аксымнарны тулыландырырга, алмашу процессларын активлаштырырга ярдәм итә. Атеросклероз профилактикасыннан кала, сыра чүпрәсе радикулит белән чирләгәндә, хроник интоксикация булганда, симез кешеләргә, шикәр авыруы белән интегүчеләргә, интенсив физик һәм психик йөкләнешләр вакытында, бик озак вакыт радиация тәэсире астында булган, ашкайнату органнары авыру кешеләргә, грипп, ангина кебек авыруларны кичерүчеләргә һәм азканлылык белән интегүчеләргә ярдәм итә.

Искәрмәләр үзгәртү