Аскар Мамин

Казакъстан премьер-министры (2019-2022)

Аскар Мамин, Аскар Узакбай улы Мамин (каз. Асқар Ұзақбайұлы Мамин, 1965 елның 23 октябре, ССРБ, Казакъстан ССР, Целиноград) — Казакъстан дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2019―2022 елларда ― Казакъстан премьер-министры. Казакъстанның шәрәфле тимер юлчысы (2012), шәрәфле төзүчесе (2013); Астана шәһәренең шәрәфле гражданины (2011).

Аскар Мамин
Казакъстан премьер-министры
Вазыйфада
2019 елның 25 феврале – 2022 елның 5 гыйнвары
Президент Нурсолтан Назарбаев
Касыйм-Юмарт Тукаев
Аңа кадәр Бәхетҗан Сагынтаев
Дәвамчысы Алихан Смаилов (в.б.)
Шәхси мәгълүмат
Туган 23 октябрь 1965(1965-10-23) (58 яшь)
ССРБ, Казакъстан ССР, Целиноград
Сәяси фирка Nur Otan
Белем Целиноград төзүче инженерлар институты;
В. Г. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
А. Мамин Төрекмәнстан президенты (с) белән. 2016

1965 елның 23 октябрендә Целиноградта (2019 елдан Нур-Солтан) туган. Целиноград төзүче инженерлар институтын (1996 елдан Л. Н. Гумилев исемендәге Ауразия милли университеты, каз. Гумилев атындағы Еуразия ұлттық университеті составында), Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад академиясен тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Хезмәт эшчәнлеген «Целинтяжстрой»трестында монтажчы булып башлаган.

1996 елдан — Астана шәһәре хакименең беренче урынбасары.

2005–2006 елларда — Казакъстан Республикасы Транспорт һәм коммуникацияләр министры.

2006–2008 елларда — Астана шәһәре хакиме (мэр).

2008–2016 елларда — «Қазақстан Темір Жолы» Милли Ширкәте» АҖ президенты. 2016 елның сентябреннән «Қазақстан Темір Жолы» Милли Ширкәте» АҖ Директорлар шурасы рәисе.

2016 елның 9 сентябреннән — Бәхетҗан Сагынтаев хөкүмәтендә: Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары[1].

2019 елның 25 февралендә Казакъстан Республикасы премьер-министры вазыйфасына билгеләнә.

2022 елның 5 гыйнварында, газ бәясе артуга бәйле массакүләм протестлар фонында, Казакъстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев, Казакъстан Республикасы Хөкүмәтенең отставкасын кабул итә, премьер вазифаларын башкаручы итеп Алихан Смаиловны билгели [2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Алтынай Касыйм кызы (1965). Балалары: улы Данияр (1986); кызы Динара (1991).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү