Асия Харисова - актриса. 1965 елның 19 августында Актаныш районы Күҗәкә авылында туа. 1985 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителә. 2014 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә

Асия Харисова
Туган телдә исем Асия Габделхак кызы Харисова
Туган 19 август 1965(1965-08-19) (58 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Актаныш районы, Күҗәкә авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре актриса
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

Театрда сәхнәләштергән рольләре үзгәртү

  • Орина – “Кунак кызы гел килмәс” (Р.Мингалим),
  • Маһирә – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш),
  • Нәгыймә – “Алла каргаган йорт” (Д.Салихов),
  • Шәмсия – “Чукрак” (Д.Салихов),
  • Хөббениса – “Кызыбызга кияү кирәк” (С.Вилданова),
  • Тәнзилә – “Мәхәббәт карагы” (Ф.Бүләков),
  • Бибиәсма – “Их, Алла боерса...” (Г.Каюмов),
  • Озын колак – “Тылсымлы йозак” (Х.Җәләй),
  • Җиләк – “Аяз көнне яшен” (Ф.Садриев),
  • Фәридә – “Син сандугач – мин каен” (Ф.Садриев),
  • Кәримә – “Безнең авыл кызлары” (Ф.Садриев),
  • Хөршидә – “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә” (Ф.Садриев),
  • Гайнелбанат – “Татар хатыны ниләр күрми” (Г.Ибраһимов),
  • Дилбәр – “Гүргә керер сер иде” (Р.Кинҗәбаев),
  • Саймә – “Тальян моңы” (Ш.Бикчурин),
  • Лотфия – “Туй күлмәге” (М.Гыйләҗев),
  • Сабира – “Кыз урлау” (М.Кәрим),
  • Гөлбану – “Назлы кияү” (К.Тинчурин),
  • Рузия – “Сагынуларга ни чара?” (И.Зәйниев),
  • Сафура – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
  • Айдай – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
  • Мәрьям – “Сигезле бию” (Р.Сабыр)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү