Артур Шопенһауэр

Арту́р Шопенһа́уэр (алман. Arthur Schopenhauer) — алман фәлсәфәчесе, волюнтаризмга нигез салучы.

Артур Шопенһауэр
Arthur Schopenhauer
Туган телдә исем алман. Arthur Schopenhauer
Туган 22 февраль 1788(1788-02-22)
Данциг, Пруссия
Үлгән 21 сентябрь 1860(1860-09-21) (72 яшь)
Майнадагы Франкфурт, Алмания Берлеге
Үлем сәбәбе сулыш алу җитлексезлеге[d]
Күмү урыны Франкфуртның баш зираты[d]
Яшәгән урын Гданьск
Һамбург
Франкфурт
Ватандашлыгы  Пруссия кыйраллыгы[d]
Әлма-матер Гөттинген үнивирситите[d], HU Berlin һәм Эрнестинум[d]
Һөнәре фәлсәфәче
Эш бирүче Берлин үнивирситите[d] һәм HU Berlin
Ата-ана
Кардәшләр Адель Шопенгауэр[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d]

 Артур Шопенһауэр
Arthur Schopenhauer
Викиҗыентыкта

Фәлсәфи карашлар үзгәртү

Шопенһауэр фәлсәфәсендә төп мәсьәләне кешенең ихтыяры алып торы. Ул аны биологияләштерелгән хәлдә аңлатырга тырыша. Шопенһауэрның төп принцибы — волюнтаризм. Шопенһауэр карашынча, танып белүдә интеллектның роле бик кечкенә. Интеллект әйберләрнең үзләрен түгел, бәлки аларның ихтыяри зарулыгы өчен кирәк булган мөнәсәбәтләрен генә таный ала. Чын танып белү интеллектка түгел, ә күзәтүгә генә хас. Күзәтү әйберләрнең асылына, Әфләтүн мәгънәсендәге «идеягә» юнәлдерелгән. Күзәтү үзе фәнгә түгел, эстетик, сәнгати аңга хас, ягъни күзәтү, интеллектка түгел, фәкать сизеп белүгә генә бирелгән. Сизеп белү галәми ихтыярны танып белүгә сәләтле.

Шопенһауэр үзенең «Ихтыяр һәм күзаллау буларак дөнья» исемендәге хезмәтендә ихтыярны табигать һәм җәмгыять кануннарыннан өстен бер күренеш дип карый. Аныңча, ихтыяр һичкемгә буйсынмый торган стихияле, сукыр көч сыйфатында дөнья белән идарә итә. Дөньяны һәм ихтыярны, аларның мөнәсәбәтен шушы яссылыкта аңлау волюнтаризм дип аталган. Шопенһауэрга иярүче галимнәр Һартман, Ницше һ. б. ихтыярны җәмгыять үсешенә яраклаштырып карарга тырышканнар. Аларча, кешеләрнең властька, хакимлеккә омтылуларындагы ихтыярлары җәмгыятьнең үсеш чыганагы ролен үтәп килә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.