Артур Евгеньевич Анисимов (1992 елның 31 декабре, Яр Чаллы) — Россия футболчысы, «Түбән Новгород» клубы капкачысы.

Артур Анисимов
Туган 31 декабрь 1992(1992-12-31)[1] (31 яшь)
Чаллы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Олимпиетс[d] һәм КАМАЗ

 Артур Анисимов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Артур Анисимов 1992 елның 31 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. «КАМАЗ» ФК (Яр Чаллы) әзерлек үзәге тәрбияләнүчесе. Карьерасының беренче елларында һәвәскәрләр беренчелегендә КАМАЗ-2 өчен чыгыш ясаган. 2011 елның 11 февралендә Төркиянең Белек шәһәрендә узган җыенда кул сөяге сынган[2]. 2012 елның 8 сентябрендә «Төмән»га каршы ПФЛның 10 нчы тур матчында клубның төп составы өчен дебют ясаган (0:2), Егор Лунёв уеннан чыгарылганнан соң, Рифат Мостафин урынына 60 нчы минутта алмашка чыккан[3].

2015 елның 1 июлендә ул вакытта «Волга-Олимпиец» исемен йөрткән «Түбән Новгород»ка күчә, соңрак контрактны берничә тапкыр озайткан[4]. 2015 елның 20 июлендә «Химик»ка каршы матчта яңа клуб өчен дебют ясый (1:1)[5]. 2017 елның 21 сентябрендә команда белән бергә «Уфа»ны җиңеп, Россия кубогының 1/8 финалына чыга[6]. Бу матчта Анисимов еш кына үз командасын коткарган, шулай ук пенальти сериясендә җиңү голын керткән[7]; матч нәтиҗәләре буенча очрашуның иң яхшы уенчысы дип таныла. ПФЛ 2016/17 сезоны нәтиҗәләре буенча команда белән бергә ФНЛга чыга[8].

2017 елның 8 июлендә Курск «Авангард»ына каршы матчта ФНЛда дебют ясый[9]. 2018 елның 11 мартында кулы сына һәм сезон ахырына кадәр төшеп кала[10]. 2018 елның 23 сентябрендә «Ротор»га каршы матчта (1:2)[11] команданы капитан буларак кырга чыгара[12]. 2018/19 сезонында команда РПЛга чыгу өчен уен матчларында катнашу хокукын биргән 4 урынны яулый. 2019/20 сезонында команда капитаны итеп билгеләнә[13]. 2020/21 сезонында команда белән бергә ФНЛның бакыр призёры була һәм РПЛга чыга[14], анда 17 октябрьдә кунакта «Крылья Советов»ка (0:2) каршы матчта дебют ясый.

Казанышлар үзгәртү

  «КАМАЗ»
  • ПФЛ беренчелегендә «Урал-Идел буе» төркеме җиңүчесе: 2014/15

  «Түбән Новгород»

  • ПФЛ беренчелегендә «Урал-Идел буе» төркеме җиңүчесе: 2016/17
  • ФНЛ беренчелегенең бакыр призёры: 2020/2021

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Вратарь «КАМАЗа» получил травму на сборе в Турции.
  3. Тюмень — КАМАЗ (2:0) 8 сентября 2012. Первенство России 2012-13. Второй дивизион. Зона Урал-Поволжье. Протокол матча.
  4. Нижегородский Олимпиец продлил контракты с 17 футболистами.
  5. Химик — Волга-Олимпиец (1:1) 20 июля 2015. Первенство России 2015-16. ПФЛ. Зона Урал-Поволжье. Протокол матча.
  6. Олимпиец — Уфа, 21 сентября 2017 — онлайн трансляция матча, смотреть онлайн результаты, счёт — Футбол. Кубок России 2017/2018.
  7. Бравый голкипер «Олимпийца» Артур Анисимов выбил «Уфу» из Кубка России, исполнив пенальти Паненки (2017-09-22).
  8. Турнирная таблица — Второй дивизион — Урал-Приволжье 2016/2017 — Футбол.
  9. Нижний Новгород — Авангард (2:2) 8 июля 2017. ФНЛ 2017-18. Протокол матча.
  10. Вратарь «Олимпийца» Анисимов выбыл до конца сезона из-за перелома руки.
  11. Ротор — Нижний Новгород (2:1) 23 сентября 2018. ФНЛ 2018-19. Протокол матча.
  12. Artur Anisimov — Подробная статистика выступлений.
  13. Артур Анисимов – капитан «Нижнего».
  14. «Нижний Новгород» вышел в Тинькофф РПЛ. Стыковых матчей между РПЛ и ФНЛ не будет (2021-05-15).