Арпад (маҗар. Árpád; 845 һәм 855 арасында[1][2]907) — маҗарлар хакиме (надьфейеделем). Арпадлар династиясенә нигез салучы.

Арпад
Маҗарларның 2-нче хакиме
Вазыйфада
889–907
Аңа кадәр Альмош
Дәвамчысы Жольт
Туган 845 һәм 855 еллар арасында[1]
Үлгән 907
Әти Альмош[d]
Бөек кенәз Арпад. Будапешттагы скульптура

Биография үзгәртү

Арпад дьюла (воевода) Альмошның улы булган. Маҗар тарихчысы Дьюла Кристо фикеренчә, юлбашчының исеме төрки телдәге árpa (арпа) сүзеннән килеп чыккан. 889 елда Арпад әтисенең титулын мирас итеп алган. 904 елга кадәр, маҗарлар хазарлардан алган традиция буенча, ул кендю титулын йөрткән Курсан белән хакимиятне бүлешкән.

Арпад маҗарларга Бөек Моравиягә һөҗүм (892), Византия ягында болгарлар белән сугышта (894—896), Көнчыгыш-Франк короле Арнульф үтенече буенча Ломбардиягә поход вакытында җитәкчелек иткән. Аның җитәкчелегендә Борынгы маҗар кабиләләре конфедерациясе хәзерге территорияләренә күченгән. 900—901 елларда Арпад җитәкчелегендәгемаҗарлар Блатен кенәзлеген тулысынча тар-мар иткән. Шуннан соң Арпад гаскәр башлыгы Юхутумга Трансильванияне яулап алырга боера, анда маҗарларга һунннар нәселеннән булган секейлар ярдәм күрсәткәннәр.

Традиция буенча Арпадның 4 улы булган: Таркапус (Тархош, Таркчау), Иелах (Юлее, Елек), Иутоцус (Юташ), Жольт (Залтас), ә башка мәгълүматлар буенча шулай ук улы Лиюнтика (Левенте).

Кинода үзгәртү

  • Казаныш / Honfoglalás (1996; Маҗарстан) режиссёр — Габор Кольтаи, Арпад ролендә Франко Неро.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Arpad // Lexikon des Mittelalters. — Artemis & Winkler Verlag. — Bd. I. — ISBN 3-7608-8901-8. Архивировано из первоисточника 15 август 2017.
  2. Маҗар тарихчысы Дьюла Кристо Арпад якынча 845 елда туган дигән нәтиҗәгә килгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Арпад // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Miguel de Ferdinandy. Árpad // Biographisches Lexikon zur Geschichte Südosteuropas. Band 1. München 1974, S. 97—98