[1]Аргаяш (баш. Арғаяш, рус. Аргаяш) — Чиләбе өлкәсендә урнашкан авыл, Аргаяш районының административ үзәге, 19281991 елларда — шәһәр тибындагы бистә.

Аргаяш
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1895
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Аргаяш районы һәм Аргаяшское сельское поселение[d][2]
Административ-территориаль берәмлек Аргаяшское сельское поселение[d][2]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 10 293 (2017)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 256 метр
Почта индексы 456880
Рәсми веб-сайт argayash-sp.ru
Җирле телефон коды 35131
Карта

Халык саны — 10 061 кеше (2010 ел).[4]

География үзгәртү

Аргаяш бер үк исемле күлендә, Чиләбедән 58 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. ЧиләбеЕкатеринбург тимер юлында станция.

Тарих үзгәртү

Аргаяш 1895 елда ЧиләбеЕкатеринбург тимер юлы төзелеше вакытында нигезләнә.

1917 елдан — баштан Кече Башкортстан, аннан соң Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы составында булган Аргаяш кантонының үзәге.

1928 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1934 елның гыйнвар-ноябрьдәАргаяш милли округының үзәге.

1991 елда авыл торак пунктына үзгәртеп корыла.

Халык үзгәртү

1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[4]
7 373 8 683 9 601 10 526 10 170 10 061

Икътисад үзгәртү

  • «Полёт» радиозаводының филиалы
  • Кош фабрикасы
  • Консервлар заводы
  • Сөт заводы
  • Икмәк заводы
  • Урман хуҗалыгы

Искәрмәләр үзгәртү