Анкилозаврлар (лат. Ankylosauria) — тиреофорлар асотрядының инфраотряды.

Анкилозаврлар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Ankylosauria Генри Фэрфилд Осборн, 1923
Таксономик ранг инфратәртип[d]
Югарырак таксон Тиреофорлар
 Анкилозаврлар Викиҗыентыкта
Зауропелта
Эдмонтония скелеты (нодозавридларның вәкиле)
Эдмонтонияләр
Ankylosaurus

Систематика һәм төзелеш үзенчәлекләре үзгәртү

Анкилозаврлар — орнитишийлар тәртибенең вәкилләре, тиреофорлар төркеменә керәләр. Анкилозаврларны санамыйча, бу төркемгә стегозаврлар, скутеллозаврлар һәм сцелидозавридлар карыйлар[1]. Анкилозаврларның үзенчәлекләре: арткы азаклыклар алгылардан ике тапкырга зуррак булганнар, бөтен тәне сөякле пластиналар белән капланган иде, кай урыннарда шиплар да булганнар, «калкансыз» тамак һәм корсак кына калганнар[1][2][3].

Анкилозаврларның тешләре нечкә, сулы ризык кына ашау өчен кирәк. Шуңа күрә, мөгаен, анкилозаврлар үсемлекләрне генә түгел, үлгән хайваннарның гәүдәләрен һәм башка динозаврларның йомырткаларын ашый алганнар[2].

Инфратәртип ике гаиләлеккә бүленә:

  • Анкилозавридлар, иң борынгы анкилозаврлар: калын, бер-берсенә кушылган, сөяк белән бергәләштерелгән пластиналар белән капланган киң, өчпочмаклы баш, койрыктагы палица, башның арткы өлешендә эре түгел сөякле мөгезләр. Эуплоцефалусның сөякле, әмма хәрәкәтле күз кабагы булган. Иң алдынгы анкилозавридларның баш сөягендә тын алу өчен кыен каналлар системасы бар иде. Алар исләр сизүне яхшыртканнар һәм авазлар ясау өчен кулланыла алганнар[3]. Анкилозавридлар юраның яртысында барлыкка килгәннәр[2]. Без белгән анкилозаврларның борынгысы — гаргойлезавр (Вайоминг, бәләкәй баш сөяге һәм тулы булмаган скелет буенча билгеле). Анкилозаврларның таңы стегозаврларның һәм завроподларның иң яхшы вакытында башлана (Дракопелта, Португалия, һәм мумоорапелта, Колорадо)[3].
  • Нодозавридлар: палицалар юк, зур шиплар күп, башы таррак, җиңелрәк, сөякле мөгезләр юк. Нодозавридларның иңбашларында нык үсеш алган мускуллар булганнар (анкилозавридларның иңбаш мускуллары болай нык үсеш алмаган). Шулай итеп, анкилозавридларның палицасын нодозавридларныкы шиплар алыштыра: ерткычның һөҗүме вакытында нодозавридларның мускуллары шипларны хәрәкәт итерә алганнар. Ләкин, мөгаен, шипларның төп мәксәте төр эчендәге демонстрациядә, территория һәм партнёрлар өчен сугышта булган. Чын нодозавридларның калдыклары акбүр чорының башына кадәр очрамый. Беренче чын нодозавридлар — завропелта (Монтана), цедарпелта (Юта) һәм попозавр (Техас). Анкилозавридлар да, нодозавридлар да динозаврларның юкка чыгуына кадәр яшәгәннәр һәм чәчкә атканнар[3].

Кайбер анкилозаврлар (мәсәлән, гастония, иртәнге акбүр, Юта, һәм полакантус, иртәнге акбүр, Англия һәм Испания) үзләрендә анкилозавридларның һәм нодозавридларның сыйфатларын бергәләштерәләр. Бәлки, алар өченче ботакка карыйлар[3].

Искзрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 [1]
  2. 2,0 2,1 2,2 Я познаю мир: Динозавры: Дет.энцикл./А.Ю. Целлариус; Худож. О.А. Герасина и др. - М.: ООО "Издательство Астрель": ООО "Издательство АСТ": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 397, [3] с.: ил.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 [2]