Андромеда йолдызлыгы

Андроме́да йолдызлыгы (лат. Andromeda) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы йолдызлыгы. Андромедада 2 нче дәрәҗә зурлыктагы өч йолдыз һәм гади күз белән күренеп торган бормалы галактика (Андромеда Томанлыгы) бар.

Андромеда
Андромеда
Андромеда

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Andromeda
(иял. к.: Andromedae)
Кыскартма And
Нигез богаулы хатын Андромеда
Туры калкулык 22h 52m тан
2h 31m кача
Авышлык +21° тан
+52° 30′ кача
Мәйдан 722 кв. градус
(19 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары

Андромедалылар

Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −37° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — ноябрь.

Андромеда Томанлыгы үзгәртү

Йолдызлыкның иң мөһим объект — Андромеда Томанлыгы (M31) бормалы галактикасы үзенең иярченнәре — М32 и M110 кәрлә галактикалары белән. Айсыз төндә ул гади күз белән Андромеда ν йолдыздан көнбатыштарак 1° почмакча ераклыкта күренеп тора. Андромеда Томанлыгыны фарсы астрономы әл-Суфи әле X гасырда күзәтеп алса да, Европа астрономлары аны тик XVII гасырның башында табып ачтылар. Бу безгә иң якын бормалы галактика 2,2 млн. яктылык елы ераклыкта тора. Аның яссылыгы безгә карата 15° авышкан, шуңа күрә ул озынча түгәрәк кебек күренә. Әмма ул, бәлки, безнең Галактикага ошый һәм 300 млрд. йолдыз эченә ала, аның диаметры 220 мең яктылык елы тәшкил итә.

Йолдызлар үзгәртү

 
Андромеда йолдызлыгы (гадиләштерү схема)

Андромеда αӘлфәрәс (гарәп. سرة الفرسсөррәт әл-фәрәс — «атның кендеге»[1], «Пегасның кендеге» күздә тотыла; рус. Альферац), +2,02…2,06 йолдызча зурлыктагы Тазылар α² сыман үзгәрмә йолдыз, 96,7 тәүлек әйләнәле куш йолдыз, B8 спектр сыйныфылы аклы-күкле субзур йолдыз. Әлфәрәс 97 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Андромеда γӘлганак (гарәп. العناق الأرضәл-‘әнақ әл-’ард — «каракал» (чүл селәүсене); рус. Аламак), +2,26 йолдызча зурлыктагы катлаулы йолдыз. Әлганак 350 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Йолдызлыкның гарәп исеме Мәрьәтел-Мөсәлсәлә (гарәп. المرأة المسلسلةәл-мәр’әт әл-мөсәлсәләһ — «богаулы хатын»[2]).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сөррә — кендек; фәрәс — ат (хайван). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  2. Мәрьәт — хатын, хатын-кыз; мөсәлсәл — чылбыр кебек бер-беренә бәйләнгән. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.